Фаҗига. Яшел Үзәндә янгын корбаннары саны арта. Ике көндә өч кешенең гомере аяныч өзелгән
Резидә Йосыпова. PS: 2025 ел башыннан ЯҮМР территориясендә 62 янгын һәм 4 кеше һәлак булса, 2024 елның шул чорында 50 янгын теркәлгән һәм 4 кешенең гомере өзелгән.
21 апрель төнендә К.Маркс урамындагы 8 нче йортның өченче катындагы фатирда янгын чыга.
Утны күршеләре күреп, янгын сүндерүчеләрне чакырта. Көчле төтен аркасында 3, 4, 5нче катларда яшәүчеләр үзләре урамга эвакуацияләнә. Урынга килгән янгын сүндерүчеләр шунда ук фатир эченә үтеп керә, тышкы ишек ачык була. Залда идәндә янган яшь хатын-кыз гәүдәсе табыла.
Ачыкланганча, һәлак булучы – 44 яшьлек хуҗабикә – асоциаль яшәү рәвеше алып барган. Фатирында даими рәвештә исерек компанияләр җыелган. Ул беркем белән конфликтка кермәсә дә, күршеләре даими киеренкелектә һәм куркып яшәгән. Һәм нәтиҗәсе аяныч була да.
Янгын чыгар алдыннан бу фатирда, гадәттәгечә, спиртлы эчемлек кулланганнар, аннары йоклап киткәннәр. Өйдәше, төтен исеннән уянып, фатирдан чыгып өлгерә. Исерек ир-ат сүзләренә караганда, ул инде дус хатынын чыгара алмаган, чөнки бөтен җирне ут ялмап алган. Хәзер әлеге очрак буенча барлык материаллар РФ Тикшерү комитетының Яшел Үзән бүлегенә тапшырылган. Беренчел мәгълүматлар буенча, янгынның сәбәбе тәмәке тартканда саксызлык булган.
Фаразлаулар буенча, шундый ук сәбәптән, 23 апрельдә Яшел Үзәндә Катин урамындагы шәхси торак йортта тагын янгын чыга. Бу юлы ике кеше – 95 яшьлек әби һәм аның 69 яшьлек улы һәлак була.
Янгынны иртәнге сәгать 5ләр тирәсендә каршыдагы йорттан күршеләр күреп ала. Янгын сүндерүчеләрне алар чакырткан һәм ялкын эчендә калучыларны коткару өчен үзләре дә йортка керергә тырышкан. Әмма ул вакытта ялкын бөтен мәйданга таралган һәм анда керү мөмкин булмый инде.
Урынга килгән янгын сүндерүчеләр махсус сулыш аппаратларында йорт эченә үтеп керә. Алар шунда ук тышкы ишек янында һәлак булган ир-атның гәүдәсен таба (күрәсең, ул өйдән чыгарга тырышып караган, ләкин булдыра алмаган). Аның 95 яшьлек әнисенең бик нык янган гәүдәсен соңрак, бүлмәләрнең берсендә, караватта тапканнар. Туганнары сөйләгәнчә, авыруы аркасында әби йөри алмаган һәм, мөгаен, ни булганын аңламыйча, йоклаган килеш үлеп тә киткәндер. Бу вакыйга буенча соңгы нәтиҗәне тикшерү комитеты хезмәткәрләренә ясарга кирәк булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев