Эзлибез, табабыз, ә ...
Бишәр-алтышар тәүлек әллә кайларга барып, күпме акчалар түгеп милләттәшләребезне эзлибез, табабыз, очраштырабыз, ә Татарстаныбызда һәм терәлеп торган Яшел Үзән районында милли аңыбызны томалый, татарлыгыбызны оныттыра торган гамәлләр кылабыз икән, кешелек аңыбыз-акылыбыз кичерә алырмы?
Күкрәгемдәге җаным, өзгәләнә, бәгырем җәфалана. Татрстаннның башкаласы Казаннан утыз чакрым ераклыктагы шәһәребездә татарча аңламаган һәм аңларга да теләмәгән тулы бер буын үсеп җитте. “Кемгә кирәк соң ул – кухня теле”,- дип уйлаучы -“зыялы”ларыбызның да күп булуы гадәти күренешкә әйләнеп бара бит! Мин, телебезне, гореф-гадәтләребезне яшь буыннарга кире кайтару юнәлешендә бик күп эшлим, әмма минем куйган хезмәтемә бәяне бирүгә караганда, характерымны, гаилә хәлемне һ.б. кимчелекләремне тикшерүне өстенрәк саныйлар. Ә, бу “яңалыкларга” игьтибар бирмәсәм дә, тормышта үз принципларын аңламаган сәләтсезләр төркемнәрен оештырып, милли-мәдәниятнең үсешендә торгынлык тудыралар, чөнки аларның бер-берсенә йогынтылы шөгельләре һәм хезмәт хаклары бар. Димәк, җәмгыятьнең кирәкле тамыры саналганга күрә, аларның халык арасында ялганласалар да “чын” сөйлиләр, ә син “сабырсыз, авыр характерлы, уңайсыз-җайсыз, хаттә яраксыз булуыңны да “чәнчеп” күрсәтәләр, шул, “яраксыз” булуыңны тоеп, тагын да, көчлерәк буласың һәм милләтең, халкың алдында түбәнлеккә төшмичә күп укыйсың, күп табасың һәм яңача фикер туплауга ирешәсең. Менә шул инстинкт эзләнүгә этәрә дә инде. Шулай булмаса, идеология юнәлешендә илле ике ел иҗади хезмәтне, бушка башкарып булмас та иде. Мин Актанышта тудым, Мизәләдә комсомол чыныктырды, Арчада Г.Тукайны зурларга тырыштым, Апаста КПСС РКның идеология секретаренә берни дә эшләтмәделәр, ә Яшел Үзәндә Г.Тукай, К.Насыйриларның иҗади мирасына таянып, утыз ике ел - бушка милләттәшләремне эзлим, әмма уңышсыз адымнар башка “суга”!?! Мине, берәү дә эзләми, чөнки кешелек психологиясендә рухи кыйммәтләрнең бәясе түбән икән, син дә шуның кадәр генә “кирәк” булып каласың. Әмма шуның кадәр генә “кирәк” булган өчен яшәвемнең киләчәген яшьләрдә күрәм. Узган гасырның 90 нчы елларында дөньябызга килгән балаларыбызга 27-28 яшь булуын исәпләсәк, Г.Тукайча ук булмаса да һәр яшь җан, үзенчә, матурлыкка омтыла, үз-үзен эзли киләчәк тормышын рухи нигездә яхшыртасы килә. Шунысы, сөендерә алар беркемне дә өстен санамыйча үзләрен – үзенчә табарга, танырга тырышалар. Ике телдә дә матур, итагәтле аралашалар, өлкәннәрне хөрмәт иткәннәре күренеп тора. Кыскасы, бүгенге 40-60 яшьтәге маңкортларга караганда күпкә ышанычлы милли-мәдәни аңлы яшьләребез барлыгына куанып, авырлыкларга да бирешмичә эшләргә омтылам да. 2018 елның июнь, август айларында “Яшел Үзән – гәүһәрләре” дигән - Мәдәният көне уздырачакбыз. Программасы, комиссиясе төзелгән, килештереп Мәгариф,Фән, Мәдәният, Авыл хуҗалыгы министрлыклары, Язучылар берлеге һәм башка җаваплы җитәкчеләребезнең ярдәменә таянып башкарачакбыз. Еракларга да баруыбыз файдалы булсын өчен, үзебезнең Туган йортыбыз –Татарстан районнарына да милли аңыбыз үсешенә уйланган ныклы иҗади һәм фәнчә эшләнгән, зур чараларыбыз аша тәрбияне яшьләргә сеңдерергә кирәктер. Әмма минем ышандыру көчем, хәлатем, ягъни статусым бик түбән, сиксән яшемдә дә авыр иҗтимагый хезмәттә булсам да, бушка эшләүче буларак, кешелек кыйммәтемне аңлаучы булуына өметләнеп һаман тырышам-тырмашам. Хәтта күңелемнең иң тирән җирләреннән эзләнеп, табып язган сүзләремне халыкка ирештерү дә авырая башлады, чөнки рухи кыйммәтләр белән бергә сүзләрнең кыйммәте дә югала бара. Шуңа күрә китапны укучылар да азая дибез. Татар телендәге матбугат чаралары кысылганнан кысыла икән, мең еллык тарихы булган милли-мәдәни мирасыбызны өйрәнүчеләр дә калмаячак. Сүз ирегенең матбугатта югала баруы да сиздерә. Моннан 50-60 ел элек милли газета битләрендә авыл хәбәрчеләренең һ.б. авторларның тормышчан язмаларын укып хозурлансак, ә хәзер газеталар үз-үзләрен туйдыручы буларак, финанслау җитмәгәнлектән дәүләти заказларны үтәүгә мәҗбүр ителәләр һәм халык фикерләрен яклаудан ераклаша баралар. Ә халыктан аерылган матбугат чаралары миллилекне дә, рухи кыйммәтләрне саклаудан да читләшәләр. Бүгенге көнгә кадәр минем ышанган (1963елдан) һәм 55 ел буена ихластан аралашкан газетамны югалта баруымны тоеп үрсәләнәм, ә аның сәбәбе – рухи кыйммәтләребезнең очсызлануында. Татар халкының милли матбугаты югалуын телебезгә булган салкынлыктан эзләргә соңара барабыз түгелме? Язучылар берлегенең халык арасына чыгу –ул кыйммәтле шигырь юллары язылуын тоткарлый дигән фикере – менә “яңалык” булды ичмасам!!! Футбол тибүчедән телне саклауны сорау – үзеңне аңламаудан була түгелме? Футболчыларның теле аякта түгел бит, алар оста тибеп акча эшли, ә язучы... Җырласын, алайса! Менә шулай таралып бетеп “эзләнәбез”, ә нәрсә табабыз билгесез, калфакны таптык, анысы! Шуннан? Телне, Тукайны югалта баруыбызны тоя беләбезме?
Иң беренче, кирәкле милли-мәдәни мирасыбызны Татарстаныбызда – Туган йортыбызда олылап яшәргә өйрәнеп, аннары яшьләребезне өйрәтсәк, Кытай, Япон, Франция һ.б. илләрдәге яшьләр - Яшел Үзән, Казан, Азнакай татарларына караганда остарак татарча сөйләшә дип үз-үзебезне кимсетеп йөрмәс идек. Югарыда язылганнарга йомгак ясап әйтәсе килгән фикерем шул- чит илләргә, ерак араларга барып үзебездәге юк телне “сатып” йөргәнче кулга-кул тотынып, эшләгәннәрнең кадерен белеп, ихтирам итешеп, бер-беребезне ишетеп, ярдәмләшеп, ачу сакламыйча, ихластан аралашып яшәсәк, менә шул алымнар белән чит илдәге милләттәшләребезнең дә, чын-чыны белән хөрмәтен яулар идек.
Яшел Үзән – Зеленодол муниципаль районы Г.Тукай исемендәге милли-мәдәни үзәге җитәкчесе
Клара Мәрдан кызы Филиппова.
05.05.2018 ел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев