Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Эссе көндә җиңелрәк булсын өчен...

Эссе булганда һавада кислород күләме кими. Суларга авыр була башлый һәм организмның моңа карата реакциясе озак көттерми: хәлсезлек баса, йөкы килә башлый. Кызуда үзегезне яхшырак хис итү өчен түбәндәге киңәшләрне күңел дәфтәренә салып куегыз:

  • Кояш кыздырган урыннарда бик йөрмәскә тырышыгыз. Кайнар кояш нурларыннан һәм асфальттан хәлегез начарланырга мөмкин. Өйләр һәм агачлардан күләгә төшеп торган маршрутны сайлагыз.
  • Үзегез белән җилләткеч (веер) йөртегез. Бөркү булса, шуның белән җилләнегез. Болай иткәндә муен һәм бит тирәсендәге һава хәрәкәткә килә, тир тизрәк кибә, тән җылысын югалта башлый. Салкынча булып китә.
  • Җәмәгать транспортында алдагы урынны сайлагыз. Бөркү һәм эссе һава вестибуляр аппарат торышына тискәре йогынты ясый. Күңелегез болганмас өчен хәрәкәт уңаена утырыгыз, алга карагыз.
  • Өегездә пәрдәләрне алыштырыгыз. Әгәр дә алар караңгы төстә икән, тукыма кыза һәм бүлмәгә җылылык бирә. Якты төслеләрен элегез, алар кояш нурларын кире кага.
  • Суга лимон кисәге салыгыз. Әчкелтем эчемлек сусау­ны гына басып калмый, канны да сыеклата. Ә кан эсседә куера һәм тромблар барлыкка килергә мөмкин. Бу организмның тир белән күп сыеклык югалтуы белән бәйле.
  • Авыр ризыклар ашамагыз. Аны эшкәртү өчен күп энергия таләп ителә. Ә ул организмга эссегә каршы тору өчен кирәк. Сөт продуктлары, салкын ашлар һәм яшелчәләр ашагыз. Бигрәк тә кыяр, помидор, сельдерей сабагы, кәбестә, татлы борыч, шпинат һәм редис файдалы. Аларда су күп.
Бу мөһим! Күз алларыгыз караңгыланамы? Бу мөгаен, артык кызудандыр. Ышыкка утырыгыз. Кулъяулыгын юешләп башыгызга куегыз һәм хәл кергәнче кузгалмагыз. Әгәр дә 5-7 минуттан үзегезне яхшырак хис итмисез икән, ашыгыч ярдәм хезмәтен чакыртыгыз.
Гөлнара Вәлиева әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев