Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

"Эссе кайтачак, ләкин ...": синоптиклар бу атна ахырында ни булачагын хәбәр итте

Бу салкынча көннәр озакка бармаячак.

Россия Гидрометүзәге директоры Дмитрий Киктев илнең үзәк өлешендә эсселек бу атна ахырында кайтачак, дип сөйләде. Ләкин бу инде "булган кызулык түгел, ә бераз башка" булачак.

Синоптиклар эссенең кайчан киләчәген төгәл әйтә алмый, чөнки фаразлар бары тик биш көнгә генә бирелә. Әмма атна ахырына температура нык күтәрелер дип көтелә.

«Инде якынча фаразларда атна ахырында шактый эссе: өстәвенә җомга көнне 23-28, ә шимбә көнне температура тагын да югарырак. Бәлки, 30га кадәр дә җитәчәк. Шулай булгач, бу салкынча пауза озакка бармаячак. Атна дәвамында температура акрынлап өскә күтәрелә. Дүшәмбе көнне плюс 22-24, сишәмбе көнне әле шактый салкынча - плюс 20-22. Ә чәршәмбедән термометр баганасы акрынлап өскә күтәреләчәк ", - дип билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев