Яшәеш
Эштән туктаган пенсионерларга пенсия түләү сроклары билгеләнде
2017 елның 1 июлендәге федераль закон белән «Страховой пенсияләр турында»гы законга үзгәрешләр кертелде дип хәбәр итәләр безгә прокуратурадан.
- Эштән туктаган пенсионерлар эш туктаткан айдан соң килгән айдан башлап эшләгән вакытлары өчен бөтен индексацияләрне исәпкә алып страховой пенсияләрен алачак, - дип аңлата Яшел Үзән прокуроры ярдәмчесе Регина Гыймранова. - Ә эшләүче пенсионерларга страховой пенсияләр эшләгән вакытындагы корректировкаларны (индексацияләрне) исәпкә алмаган күләмдә түләнәчәк.
Пенсионер эшеннән туктаган очракта страховой пенсия индексацияләр исәпкә алынып яңадан исәпләнә.
Гамәлдәге тәртипләргә ярашлы рәвештә түләүләрне исәпләү турында карар кабул итү срогы пенсионер эштән киткән вакыттан алып өч ай тәшкил итәргә мөмкин. Үзгәрешләр кертелгән Закон белән пенсионерларга аларны түләү сроклары расланган - эштән туктаган айдан соң килгән айдан башлап түләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев