Өлкәннәр көне - мәрхәмәтле, якты бәйрәм.
Традиция буенча бу көнне Яшел Үзән дәүләт ветеринария берләшмәсе безне, район ветеринария өлкәсендә эшләп лаеклы ялга чыкканнарны җыеп, зур бәйрәм оештыра.
- Әйе... Без очрашмаган арада Иделдә шактый сулар акты. Көннәр дә, кызыклы китап бите сыман, актарылып кына торды. Менә безнең өлкән ветеринарлар полкына тагын яңа көч өстәлә. Ягез, кабул итәбезме аны арабызга? - дип сүз башлады шаяртып Норлат ветеринария дәваханәсенең элеккеге баш ветврачы Мәхмүт Заһидуллин. Сүз элеккеге мал табибы, ветсанэксперт Ривхәт Мөхетдинов турында иде.
Әлбәттә, кабул иттек! Яшьләр белән тәҗрибә уртаклашыр, бер-беребезгә ярдәмләшеп яшәр өчен мондый оешмалар кирәк. Яшел Үзән районы дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Физзәт Фәхретдинов та моны яхшы аңлый һәм ул һәрберебезне хөрмәт итеп тора.
Без, өлкән ветеринарлар, ул көнне, хатирәләргә бирелеп, озак утырдык - барыбызның да хезмәт юлы озын булды, димәк, искә төшерерлек вакыйгалар да күп. Рәхәтләнеп аралаштык, хәтта җырлап-биеп тә алдык - буыннар катмаган икән әле!
Көндәлек мәшәкатьләрне онытып торып, кайтып киткәндә кесәбезгә акчалата бирелгән бүләкне дә рәхәтләнеп салып куеп, шәп кәеф белән таралыштык. Өлкәннәрне менә шулай хөрмәтләп тора бүгенге ветеринарлар.
Ринат Шәрипов,
элеккеге дәүләт ветеринария инспекторы - ветнадзор
Нет комментариев