Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Эшләгән кебек ашасыннар!» – ди осталар

Алдыңа «кара тартма» китереп куйсалар, күбебез югалып калачак: бу нәрсә, эчендә ни?

Ә «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» акционерлык җәмгыятенең аш-су осталарының исе дә китмәде, 20 минут эчендә, нәкъ менә балтадан ботка пешергән әкияти солдат шикелле, эчендәге әйберләрдән телеңне йотарлык ризык әзерләде дә куйды.
«Кара тартма» номинациясе бу инде заводта узган «Заводның иң яхшы пешекчеләре-2017» кулинар осталык конкурсының дүртенче этабы иде. Ә аңа кадәр биш команда «Команданың визит карточкасы», «Өй эше», «Банкет блюдосы» этапларында үз осталыкларын күрсәтте: ризыкларны әзерләде, бизәде, презентацияләде. Иң соңгы этапта - иң авыр бирем - бер сәгать эчендә завод эшчеләре өчен комплекслы әбәт әзерләү. Тәмле дә булсын, туклыклы да, күзне дә иркәләп торсын! Биредә иң кыены - жюри әгъзаларына. Ашап карап кына фикереңне белдереп булмый, хезмәт, куркынычсызлык кагыйдәләрен, санитария таләпләренең үтәлешен дә тикшерергә кирәк. Ә бит пешекчеләрнең куллары кулга иярми! Шулай да һәр ярыштагы кебек, җиңүчеләр билгеле булды.
Жюри үз фикерен җиткерде, әлбәттә, завод җитәкчелеге әзерләгән истәлекле бүләкләр дә тапшырылды. Ә иң гадел бәяне завод эшчеләре әйтә: көн саен әбәт вакытында ашханәгә ашыгалар икән, иң зур бәя - шул.
I урын - «Ириски» командасы (Ольга Җамалетдинова, Татьяна Аблеева, Михаил Андрианов);
II урын - «Пиратки-поворятки» командасы (Наилә Галиева, Алия Заһидуллина, Ольга Яруллина) - рәсемдә;
III урын - «Гламурные акулы» командасы (Надежда Елантьева, Айгөл Абдулхәева, Мария Ибраһимова).
Гүзәл Минһаҗева
Марат Хәялетдинов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев