Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Эшләүче пенсионерларның колагына

- Пенсия яшенә җитсәм дә, өйдә утырасым килми, эшләргә теләгем бар. Мине эшемнән азат итә алалармы?

- Юк. Хезмәт кодексы пенсионерның хезмәт итү хокукын чикләми һәм пенсия яшенә җитү сәбәпле эшеннән азат итүне максат итеп куймый.
Хезмәткәрнең пенсия яшенә җитүе аны эшеннән азат итү өчен нигез була алмый. Башка хезмәткәрләр кебек үк, пенсионер белән дә хезмәт килешүен РФнең Хезмәт кодексында күрсәтелгән нигезләмәләр буенча гына өзәргә мөмкин.
Федераль законнар тарафыннан бары тик дәүләт хезмәткәре, прокуратура, хокук саклау органнарында һәм башка хакимият системасында эшләүчеләрне генә пенсия яшенә җиткәч вазифаларыннан азат итү өчен яшь буенча чикләүләр каралган.
Әгәр дә хезмәткәр белән вакыт чикләве күрсәтелмәгән килешү төзелгән икән, пенсия яшенә җиткәч тә килешүне яңарту таләп ителми, ул үз көчендә кала.
РФнең Хезмәт кодексы 128нче маддәсе буенча, эшләүче пенсионерга (картлык буенча) аның язма гаризасы нигезендә, елына 14 календарь көнгә кадәр түләүсез ял бирелергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев