Эшләүче пенсионерларга ташламалар
Эшләүчеләрнең пенсияләре инде берничә ел индексацияләнми. Әмма алар өчен ташламалар саклана. Менә алар:
-Өстәмә ял. Яше җитеп пенсия алучы хезмәткәр җитәкчесеннән ике атна өстәмә ял сорый ала. Әмма ул түләнми.
-Салым тотып калулары. Эшләүче пенсионерларга физик зат керемнәре салымыннан (НДФЛ) балигъ булмаган, югары яки махсус уку йортларында белем алучы балаларына ташлама ясала.
-Пенсионер әгәр дә пенсиясенең тупланма өлешенә акча күчерсә, мәҗбүри булмаган иминият программаларында катнашса һәм югары яки махсус белем бирү йортларында балаларын укытса – НДФЛ тотып калуларына ташлама бирелә.
-Күчемсез милек сатып алганда, төзегәндә яки сатканда физик зат керемнәре салымына милек салымы ташламасы ясала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев