Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

– Эш бирүче төшке ял вакытында предприятие территориясеннән чыгарга рөхсәт итми

Аның моңа хакы бармы?

– Гомуми кагыйдә буенча, хезмәткәр төшке аш вакытында теләсә нишли ала, кирәк булганда эш территориясеннән дә чыгарга мөмкин. Әгәр дә җитәкчегә көндезге аш вакытында хезмәткәрнең эштә булуы мөһим икән, ул бу шартны хезмәт килешүендә яки башка килешүдә язарга тиеш. Шулай ук эш бирүче территориясеннән чыгуны тыю локаль актта күрсәтелгән булырга мөмкин. Бу очракта эш бирүче төшке аш өчен түләргә һәм хезмәткәргә эш вакытында ял итү һәм ризык кабул итү мөмкинлеген тәэмин итәргә тиеш (РФ Хезмәт кодексының 108нче маддәсе 3нче өлеше).
Хезмәткәр белән төшке аш тәнәфесен гамәлдән чыгару яки аны көн башына яки ахырына күчерү турында килешергә ярамый;
Төшке ял вакытын ярты сәгатьтән дә кимрәк ясарга ярамый. 30 минут – ял һәм туклану өчен законда билгеләнгән минималь вакыт;
Хезмәткәрне төшке аш тәнәфесе вакытында эш бирүче территориясендә калырга мәҗбүр итәргә ярамый. Ул вакытта хезмәткәр ирекле һәм аны үзе теләгәнчә файдалана ала (РФ Хезмәт кодексының 106 нчы маддәсе);
Ял вакытын рәттән икешәр сәгать ясарга ярамый. Бу очракта инде эш көнен өлешләргә бүлү турында сөйләшергә кирәк булачак (РФ Хезмәт кодексының 105нче маддәсе).
– Бурычлының «больничныеннан» алимент тотыламы?
«Больничный»дан алимент һич шик сез тү ләнә. Әле ге медицина белеш мәсе – вакытлыча хезмәткә ярак сызлык буен ча пособие. Авыручы кеше бу чорда эшләмәсә дә, гади хезмәт хакы кебек үк, белешмә буенча түләүләрдән салым алына һәм шулай ук керем булып санала. Димәк, «больничный»дан алимент түләнә. Моның өчен гариза белән социаль иминият фондына мөрәҗәгать итәргә һәм суд документының күчермәсен тапшырырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев