Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эш узган, акчалар урланган

Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең узган атнадагы мәгълүматларына караганда, ике хатын-кыз – һәркайсы 300 мең сумга якын акчасын ялганчылар кесәсенә салган.

Аз акчалар түгел шул, уйланырлыгы бар.

Берсе – 42 яшьлеге инвестицияләүләргә ышанып, күбрәк акча эшләү максатыннан, үзе 289799,70 сум акчасын югалткан.

Ышанычы акланмагач, полициягә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган. Икенчесе исә – 64 яшьлек ханым үз исеменә кредит алалар дип шалтыратучыны банк хезмәткәре дип уйлап, шәхси мәгълүматларын чит кешегә биреп, 245 мең сум акчасыннан колак каккан. Әйткәнебезчә, һаман кабатлап торганыбызча, банк хезмәткәре андый очракларда берәүгә дә шалтыратып тормаячак. Мондый вакытта банкка үзеңә шалтыратып алу комачауламый. Акча да янда калыр иде. Әмма, биредә эш узган, акчалар урланган.


Хокук сакчыларына мондый очраклар белән һәрдаим очрашып торырга туры килә. Һәм мошенникларның шәхесен ачыклау бик авыр. Чөнки аларны хәзер Интернет коткара. Нәтиҗә ясасак, үзебезгә бик игътибарлы булырга, теләсә-кемгә ышанмаска кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев