Сугыш тәмамланды, ә авыл халкы өчен ул бетмәгән иде әле.
Сталин приказ чыгарды. Имеш, кибетләрдә шәһәр халкы сатып алыр өчен азык-төлек юк: авыл халкы хөкүмәткә 40 кг ит, 10 кг сары май, 100 йомырка тапшырырга тиеш. Түләдек анысын да.
Тагын приказ чыкты. Молотов урманыннан урман кисәргә барырга кирәк. Куйбышев электр станциясен төзер өчен, диделәр. Безне, 8 кызны, шунда озаттылар. Кияргә киемебез дә юк.
Ертыкларны ямадык та киттек.
Безне, ике атка утыртып, Свияжск станциясенә кадәр озаттылар. Поезд белән баргач, Молотов станциясендә төшерделәр. Аннары автомашиналарга утыртып, төньякка алып киттеләр. Идел кебек ике зур елганы нык тикшереп чыгардылар. Таң белән генә барып җиттек тайга башлангычына. Безгә бер йорт әзерләп куйганнар. Анда кеше яшәмәгән. Икешәр кыз бер караватта йоклап, иртәгәсен, пычкы, пила, балталар алып, тайгага чыктык. Шулай итеп 6 ай буе урман кистек. Яз көне безне алып киткән Молотов станциясенә кайтарып куйдылар. Олы Шырдан кызы Гөлсинә кайта алмады - агач басып үтерде. Ул шунда мәңгелеккә калды.
Аннан кайткач, үземнән 10-15 яшькә олы апайлар белән тагын Лаеш урманына чыгып китәргә, диделәр.
Телогрейкаларны ямадык та киттек. Кеше саен 2 куб агач кисәргә кирәк иде. Мин 6 куб кистем.
Яз җитте. Чәчүгә орлык кирәк. Исемлек башында тагын мин торам. Свияжск, Албаба заготзерноларыннан, тездән карлы суда бата-бата, орлыклык бодай ташыдык. Сугыш авырлыкларын бик нык күрергә туры килде. Хәзер инде куллар-аяклар сызлый. Шул вакыттагылар чыга. Өч абыем - Фәйзрахмановлар сугыш кырында ятып калды. Ә мин хәзергә исән-сау, Аллаһка шөкер...
Фәүзия Гайнетдинова.
Кече Шырдан
Нет комментариев