«ЭРА» Яшел Үзән предприятиесендә тырыш хезмәт куючы хөрмәтле хезмәттәшләрем, кадерле дуслар!
Барчабыз да күтәренке кәеф, матур хыял-өметләр белән Яңа елны каршы алабыз. Тагын бер елны тарихта калдырып алга атлыйбыз, үткәннәргә нәтиҗә ясыйбыз.
«ЭРА» Яшел Үзән предприятиесе Яңа елны хезмәт уңышлары белән каршы ала. Планлаштырылган эш һәм үзара файдалы хезмәттәшлек предприятиенең потенциалын гына үстереп калмый, шәһәребезнең һәм Ватаныбызның тотрыклы яшәвенә дә китерә. Тик шулай да, заман таләпләренә җавап бирерлек яңа төр технологияләрне арттырып, яңалыкка омтылырга кирәк. Киләчәктә куйган максатларга тугры калып, яңадан-яңа уңышларга ирешергә язсын.
Сезнең барыгызны да Яңа ел белән котлыйм. Ул һәр йортка иминлек, гаиләләргә тынычлык, муллык һәм шатлык китерсен иде!
Бәхетле Яңа еллар!
Игорь Бабушкин,
«ЭРА» Яшел Үзән предприятиесе» АҖнең генераль директоры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев