Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

«Эра» Яшел Үзән предприятиесе» АҖнең генераль директоры яшел үзәнлеләрне Ватанны саклаучылар көне белән котлады

Хөрмәтле райондашлар! Кадерле ветераннар! Ихлас күңелдән сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм!

Элек-электән иминлек, тынычлык һәм тотрыклылык иң кыйммәтле төшенчәләр булды. Әлеге бәйрәмнең бай һәм данлы тарихы очраклы гына түгел. Ул һәрвакыт Ватаныбыз хакына хезмәт иткән һәм хезмәт итүче һәркемгә, чал чәчле һәм орден-медальле фронтовиклардан алып, әле күптән түгел генә хәрби форма кигән яшьләргә кадәр, тирән ихтирам күрсәтү бәйрәме булды. Нәкъ менә алар, кыюлык, намуслылык һәм фидакарьлек күрсәтеп, тынычлыгыбызны саклый.

Ватанны саклаучылар көне – батырлык һәм намус буш сүзләр түгел, ә тормыш принцибы булган ир-егетләргә баш иеп, рәхмәт әйтү өчен яхшы сәбәп. Бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында илебез сагында торучы якташларыбызга дан һәм хөрмәт! Исән-сау якыннары янына кайтуларын телибез.

Барлык ир-атларга һәм Ватаныбыз иминлегенә үз өлешен керткән һәркемгә ныклы сәламәтлек, чиксез бәхет, мәхәббәт телим. Хыялларыгыз, план-максатларыгыз тормышка ашсын, тылыгыз нык, дөньялар тыныч булсын.

ИГОРЬ БАБУШКИН, «Эра» Яшел Үзән предприятиесе» АҖнең генераль директоры

Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев