Җепшек кар явачак
Татарстан Гидрометеорологи һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 10 октябрьдә, алмашынучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Республикада урыны белән яңгыр һәм җепшек кар явуы ихтимал. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил исә.
Татарстанда уртача һава температурасы төнлә 3 градус җылыдан 2 градуска кадәр салкын булачак. Көндез - 3-8 градус җылы булачак.
Чыганак - Интертат.ру
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев