Энгель Фәттахов: «СИЗОда тоту шартлары минем сәламәтлегемне какшата»
Энгель Фәттаховны СИЗОда калдырдылар – Югары суд Актаныш районының элеккеге башлыгын өй аресты астына җибәрмәде.
Чикләү чарасын озайту турындагы карарны үзгәрешсез калдырдылар – ул 21 майга кадәр сак астында калачак.
"Мин инде 10 айдан артык СИЗОда торам. СИЗОда тоту шартлары минем сәламәтлегемне какшата. Мин еш авырыйм, миңа инде 64 яшь. Авыр, әлбәттә ", – диде Фәттахов судта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев