Энҗе бөртеген тапмыйча, туктамыйм!
Бер моряк диңгезгә...
Бер моряк диңгезгә энҗе бөртеген төшереп җибәргән. Ярга чыккач, чиләк алып, диңгез суын читкәрәк түгә башлаган. Диңгез Рухы, көлеп:
– Һәм түземлегең күпме су ташырга җитәчәк инде? – дип сораган.
– Энҗе бөртеген тапмыйча, туктамыйм! – дигән моряк.
Диңгез Рухы куркып, энҗе бөртеген ярга чыгарып биргән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев