Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җен оясы

Мин шундый «нестандарт» урыннарда булырга, үз күзем белән күрергә, капшап карарга яратам бит инде. Чын татар, кыскасы.

Бүген элеккеге Алафузов фабрикасына кереп чыктым. Дөресрәге, әңгерә катып чыктым. Без тарих дәресләрендә «Алафузов – бөтен Рәсәйгә билгеле Казан фабриканты һәм заводлар хуҗасы, иганәче» дип өйрәнгән Иван Иван улы рухы алдында бииик оялып чыктым...


Алафузов (Ставропольдә туган грек) сәнәгать һәм сәүдә эшчәнлеген 1856 елда Казанда башлап җибәргән. Идел елгасы ул вакытта инде зур көймәләр йөзә торган зур сәүдә юлына әверелгән була. Казан Россия империясенең иң эре сәнәгать үзәкләре булган шәһәрләр унлыгына керә. И.И. Алафузов сәү дәгә караганда сәнәгать белән шөгыльләнүнең отышлырак икәнен аңлап ала һәм вак күн заводларын, Адмирал һәм Җиләкле бистәләрендә җир сатып ала башлый.


1859 елның май аенда сәү дәгәр С. Е. Александров һ. б. белән берлектә «Казан тире заводының пайлардагы иптәшлеге»н оештыра. Соңрак бу ширкәт тулысынча Алафузов кулына күчә. Алафузовның җитештерү оешмаларында күнне эшәртүнең яңа очсызгарак төшүче ысуллары кертелә, әзер товар тулысынча сатылып бетеп бара. 1865 елда җитен эрләү һәм постау фабрикаларына хуҗа була. 1874 елда Алафузов заводлары Россиянең иң зур һәм иң яхшы заводлары рәтенә баса, җитен эрләү – пос тау фабрикасы Идел буе, Урал һәм Себернең текстиль сәнәгате үзәгенә әверелә. 1867 елдан башлап, Алафузов предприятиеләре экспортка күн, амуниция, дирбия, киндер, постау, брезент чыгара. Алафузов халыкара күргәзмәләрнең барысында да катнашып килә. Иван Иван улы Алафузов «мануфактур-киңәшче», «Казанның нәселдән күчүче шәрәфле ватандашы» мактаулы исемнәренә лаек була. Биш Россия ордены, Персия, Каратау, Австрия орденнары белән бүләкләнә. Иганәчелек өчен акчаларын кызганмый. Хатын-кызлар өчен кул эшләре мәктәбе бинасын, Адмирал бистәсендә эшчеләр өчен хастаханә, тире-венерик авырулары хастаханәсе, Алафузов театры биналарын салу өчен акчалар бирә.


И.И.Алафузов үлгәч, аның мирасчылары һәм эшен дәвам итүчеләр булып, тол калган хатыны Л.С.Александрова, берту ганы Н.И.Алафузов кала. 1894 елда алар «Алафузов фабрикалары һәм заводларының сәүдә-сәнәгать җәмгыяте» акционерлык җәмгыяте оештыра. 1916 елда әлеге акционерлык җәмгыяте кулында җитен эрләү һәм постау фабрикалары, ике күн-юфть заводы, аяк киеме табанчасы җитештерү, җилем кайнату, газ заводлары, аяк киеме остаханәләре, гаскәриләрне хәрби хезмәткә әзерли торган амуниция-кием остаханәсе була. Җитештерелә торган төп продукция: күн тиреләр, эрләнгән сүс, җеп, постау, киндер, аяк киеме, гаскәр кирәк-ярагы, хәрбиләр кие ме. 1913 елда эшләүчеләр саны 6 500 кешегә җиткән...
Тарих дәресләрендә өйрәнеп кенә калмаган, көн саен шушы данлыклы Алафузов фабрикасы яныннан узып китәм мин. Ничә еллар буе әлеге мәһабәт бинаны тыштан гына түгел, эчтән дә күрәсем килеп йөри. Күз алдына биредә хезмәт куйган татарлар, башка милләт халыклары, монда җитештерелгән, бөтен Россия империясенә таралган товарлар килә...
Кем әйтмешли, «кердем, күрдем, үлдем»... Бина диварларына төрле төсләр белән аңлаешсыз сүзләр, мәгънәсез сурәтләр язылган, бөтен җирдә кулсыз яки аяксыз, асылган яки киселгән кеше-манекеннар, өнне ала торган декорацияләр белән бизәлгән сәер, караңгы заллар... Башка санамыйм да, язмыйм да... Бу язманы укыган кайберәүләр мине искечә фикер йөртүдә гаепләячәкләр. Монда Казан яшьләре катнашында бик күп кызыклы мәдәни чаралар, күргәзмәләр һәм кино кичәләре үткәрелә диячәкләр. Фабрика территориясендә берничә бию мәйданы, ашханә, җанлы музыка өчен сәхнә һәм лофт атмосферасы белән сугарылган башка почмаклар бар дип әйтәчәкләр...
Әйе, монда эшчәнлеге андеграунд мохиткә караган төркемнәр җыела. Андеграунд төшенчәсе инглизчәдән «идән асты» дип тәрҗемә ителә. Бу – заманча сәнгатьтә үзләрен массакүләм, рәсми мәдәнияткә каршы куя торган иҗат юнәлешләре. Әйе, монда озын чәчләрен шәмәхә, кызылга буяган, борыннарына, әллә кай җирләренә алкалар таккан, тәннәрен төрле татуировкалар белән бизәгән Казан яшьләре «тусовка»га җыела. Бер сүз белән әйткәндә – җен оясы! Мин каршы түгел, җыелсыннар, акырсыннар-бакырсыннар, нидер ясасыннар. Әмма Алафузов фабрикасында гына түгел!

Әби-бабайлары тир түккән, бөтен Россия империясен файдалы, кирәкле товар белән тәэмин иткән тарихи бинада гына түгел!
Әгәр безнең җитәкчелек үткәнебезгә шулай төкереп карый икән, шулай яшәү ошый икән, дәвам итегез! Европа мисалында тарихи биналарны гына түгел, бөтен Казан стеналарын граффити белән, мәгънәсез сурәтләр белән тутырыгыз, тарихи биналарны ҖЕН ОЯСЫна әверелдерегез, «төслеләр»гә матурланып урамнарга чыгарга рөхсәт итегез...
Урыслар әйтмешли, Алафузов бабай бу хәлләрне күреп, табутында мең әйләнеп яткандыр. Нидер эшлик, нидер үзгәртик, жәмәгать. Әби-бабайларыбыз безгә рәнҗеп ятмаслык итеп яшик.


Искәрмә: И.И. Алафузов турындагы кайбер мәгълүматлар татарча википедиядән алынды.


Нәзирә Гыйззәтуллина (Мостафина).
Осиново

 

Фото интернет челтәреннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев