Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эмиль Гобәйдуллин: Яңартылган РФ Конституциясе эшче һөнәрләренең абруен арттырачак

Урта махсус уку йортларына керергә теләүчеләр саны артачак.

Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр гражданнарның хезмәтенә ихтирамны ныгытачак һәм эшче һөнәрләренең абруен күтәрү өчен стимул булачак. Бу хакта “Татар-информ” МА генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин хәбәр итте.

"Конституциягә төзәтмәләр бары тик уңай үзгәрешләргә генә йогынты ясаячак, алар хезмәт кешесе роленең тагын да артуына һәм эшләүче кешеләрнең престижының үстерәчәк. Димәк, бу, шул исәптән, гражданнарның икътисадый күрсәткечләрен һәм муллыгын яхшыртуга китерәчәк», - дип ассызыклады Гобәйдуллин.

РФ Төп законына төзәтмәләр нигезендә, дәүләт МРОТны хезмәткә сәләтле халыкның яшәү минимумыннан ким булмаган күләмдә гарантияли, тотрыклы икътисадый үсеш һәм россиялеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү өчен шартлар тудырачак. Икътисадый сәясәтнең төп юнәлешләре булып хезмәт кешесенең абруен яклау һәм хөрмәт итү торачак.

«Без үсәчәкбез. Безнең урта махсус уку йортларына укырга керергә теләүчеләр саны артачак, һөнәр алырга, аның ярдәмендә алар, кем әйтмешли, майлы икмәккә акча эшли алачак ", - дип өстәде агентлык әңгәмәдәше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев