Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Елый-елый спектакль карадык

Юк, бу кычкырып елау түгел, ә йөрәк белән елау . Танылган язучы Айгөл Әхмәтгалиеваның "Күз нурларым", дип аталган хикәясе буенча, әлеге спектакльне авылдашыбыз Раил Мөхетдинов сәхнәләштергән.

Гаиләдәге ата-ана белән балаларның бер-берсен аңламау, дөресерәге тормыш, акча артыннан куып, балаларын атналык балалар бакчасына биреп, ана назын күрмичә тилмереп үскән сабыйларның каты, мәрхәмәтсез йөрәкле булып үсүе күрсәтелде әлеге драмада. Раилне безнең районда гына түгел, ТНВ каналыннан күрсәтелгән татарча фильмнарда уйнаган рольләре буенча да күпләр таный торгандыр. АКтерлык һөнәренә укып, мәдәният институтын тәмамлаганнан соң, уңышлы гына Тинчурин театрында уйнаган иде. Аның испан драматургы Гарсиа Лорка әсәре буенча куелган " Канлы туй" дагы образы әле дә күз алдында тора. Әлеге дә баягы, гаилә алып барыр өчен , ир-ат өчен андагы хезмәт хакы гына җитәмени соң? Әмма, кайда гына эшләп карамасын, күңеленә кереп оялаган театрны, ташлап буламыни, ул бит аңа бала чагыннан ук, әнисенең күкрәк сөте белән кереп калгандыр да әле. Тәпи йөри башлагач ук, әнисе , бөтен гомерен мәдәнияткә багышлаган Миләүшә апа янында, мәдәният йортының сәхнә артында үскән бала бит ул. Инде күптән көттек, кайчан кайтыр икән Раил үзенең төркеме белән ,дип. Ул хәзер Казанның Совет районында урнашкан инженерлар хәзерләү лицеенда эшләүче укытучылар белән уңышлы гына эшләп килә, 2010 елда оешкан "Өмет-Сәйяр" төркеменә 2015 елда халык театры исеме бирелә, ә 2017 елда " Идел-йорт" фестиваль бәйгесендә диплом белән бүләкләнә алар. Спектакль тирән кичерешләр уята торган, өлкәннәргә дә, яшьләргә дә гыйбрәт алырлык, уйланырлык булды. Артистлар барысы да, төп эшләре укытучы булса да, бик җиренә җиткереп, үтемле итеп уйныйлар. Раилебезнең роле, уңай булмаса да, аны сәхнә түрендә күрү, соклану уята. , Ул килешле буй-сын, йөз, бәрхет тавыш, әйтерсең лә сәхнә өчен генә яратылган. Үзе "Башваткыч" тапшыруында әйтеп үткәнчә, укытучым, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисовка бик рәхмәтлемен, ул безне сөйләшергә өйрәтте, диде. Сүз тәмен белеп сөйләве, килеш-килбәте, башын артка таба чөеп җибәрүләренә кадәр остазы мәктәбе сизелә. "Өмет-Сәйяр" халык театрын хәзер республикабызда гына түгел, татарлар яши торган бик күп җирләрдә, хәтта чит илләрдә дә беләләр, яраталар. Саный китсәң, Германия, Кыргызыстан, Краснодар өлкәсе, Ленинград һәм Татарстаныбызның бик күп авылларында булырга өлгергәннәр. Авыл сәхнәсендә үзебезнекеләрне күрү аеруча горурлык хисләре уята, иҗат уңышлары сиңа Раил, сайлаган һөнәрең бары тик шатлык-куанычлар гына китерсен!

Розалия  Ибраһимова,

Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: