Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Элвин Грейның эчкечелек белән проблемалары бармы?

Элвин Грей «Башкорт хуҗабикәсе» буларак танылган блогер Миләүшә Шәйхисламованың «Йолдыз белән бер көн» проектында төшкән.

Блогер белән аралашканда, Элвин Грей моннан 2 ел элек иҗатының сүрелеп торуы һәм моны сәбәбе эчкечелек белән мавыгу икәнлеген ачыктан-ачык сөйләгән.

«Ике ел элек карьераңда «спад» булды. Ни өчен? Депрессиядә булдыңмы?» – дип сорау бирә җырчыга Миләүшә.

«Загулял», – дип җавап кайтара аңа Радик.

«Загулял? Дуслар, минем интервьюда Радик – бу сорауга дөрес җавап биргән бердәнбер артист. Синең алкоголь белән проблемалар бармыни?»

«Бар, ә кемнең юк ул? Ул вакытта, башкача җыр яза, концертлар эшли, яши алмаячакмын, дип уйладым. Өйдә диванда, берни эшләмичә, түшәмгә карап утыра идем. Шулай кайгырып 1 ел узып китте, 2 ел…

Аның каравы, мин ул вакытта кемнең кем икәнен белдем. Кемдер миңа арты белән борылды, кемдер янәшәмдә калды. Кыен чагымда ташлаучылар булды. Барысы да җайлангач, алар кире килделәр, ләкин мин кемнең кем икәнен белә идем инде», – дип сөйләгән бу хакта Элвин Грей.

Интертат

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев