Эльмира Шәрифуллинаны Яшел Үзән ярата һәм юбилее белән котлый
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Татарстанның атказанган сəнгать эшлеклесе, Саҗидə Сөлəйманова исемендәге əдəби премия лауреаты шагыйрə Эльмира Шəрифуллинаның юбилей кичәсе үтте.
Анда шагыйрәгә Татарстан Дəүлəт Советы рәисенең Рəхмəт хаты тапшырылды. Иң элек шагыйрəнең "Без - Тукайлы халык!" дигəн поэмасын Арча педагогия көллияте студентлары сөйлəде.
ТР Дəүлəт Советы депутаты Таһир Һадиев шагыйрəгə үзенең котлауларын ирештерде. Шулай ук депутат Татарстанның Дəүлəт Советы рəисе Фəрит Мөхəммəтшин исеменнəн Рəхмəт хаты тапшырды.
Эльмира Шәрифуллинаны Яшел Үзән дә бик нык үз итә - үзенеке дип саный, чөнки танылган язучы мәрхүм Фаил Шәфигуллинның яраткан хатыны иде. Яшел үзәнлеләр әлеге юбилей кичәсенә барып, бер кочак чәчәкләр тапшырдылар, җылы сүзләрен җиткерделәр.
Рәсемдә: Эльмира Шәрифуллина ( уртада) 3нче гимназиядә конференциядә.
Илсөя Завилейская фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев