Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эльмира Кәлимуллина: «Улым миңа «Әни, кит!» – диде»

Татарстанның халык артисты, моңлы тавыш иясе Эльмира Кәлимуллинаны белмәгән кеше юктыр! Җырчы татар, рус һәм чит телләрдә төрле жанрларда җырлар башкара. Эльмирага танылу 2012 елда «Голос» телевизион проектында Пелагея командасында катнашып, икенче урынны яулаганнан соң килә.

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстаннныж халык артисты Эльмира Кәлимуллинаның концерты булып узды. Тере тавыш, уен кораллары, шоу-балет – барысы да югары дәрәҗәдә, халык яратканча булды.

Эльмира апа, бүгенге концертыгыз калганнардан нәрсәсе белән аерыла, аның үзенчәлеге нидә?

– Беренчедән, бүгенге концертка репертуар туплаганда, иҗат җимешләремнең иң матурларын сайлап алдым. Бүгенге концерт логистик яктан бик грамоталы ясалган дип уйлыйм, үзем бик канәгать. Мин бик бәхетле!

Чыннан да бик матур булды концертыгыз! Озак әзерләндегезме?

– Әзерләнү – ул бит берничә репетиция генә түгел. Бүгенге көнгә килү, әзерләнү ул бәләкәй чактан ук. Музыка мәктәбенә йөрү, консерваториядә уку, проектларда катнашу. Шулай итеп бүгенге көнгә әзерлек булды. Хәзер мин үз-үземне кабул итәм, үземне төрле жанрларда күрәм. Минем командам да искиткеч, мин аларның һәрберсен яратам, чиксез рәхмәтлемен аларга.

– Киләчәктә тагын концертлар куерга исәбегез бармы?

– Киләчәктә тагын концертлар куерга хыялым бик зур. Иң мөһиме дөньялар тыныч булсын. Мин бик тырышачакмын киләсе елга шулай ук матур концертлар куерга, Казанда гына түгел, ә башка шәһәрләрдә дә.

– Алар нинди форматта булачак?

– Формат шул ук: тере тавыш, тере музыка, биючеләр. Һәм инде шәхсән без экраннар белән эшләмибез. Миңа калса, ут белән генә эшләү – табигый әйбер, бу – минем фишка.

– Сез 2012 елда «Голос» проектында катнашкан идегез, анардан соң тормышыгыз үзгәрдеме?

– Үзгәрде дип инде, тормыш икенче төрле тизлек алды. Барысы да логик яктан әйбәт барды, мин бит шахтерлыкка укып «Голос» проектына барып эләкмәдем. Музыка белән балачактан шөгыльләнәм. Әлбәттә, бу – минем өчен шундый бер трамплин, танылу булды. Бу проектка мин бик рәхмәтле. Күп тамашачымны «Голос» проектында татарча җырлавым белән кызыктырдым. Хәзер минем фанатларым арасында төрле милләт кешеләре бар.

– 2 сәгать тере тавыш белән җырладыгыз, җырлар алдыннан ниндидер күнекмәләр ясыйсызмы?

– «Распевка» инде ул. Спортсменнардагы кебек инде, аларга да «разминка» ясамыйча берни эшләргә ярамый. Сәхнәгә «распевка»сыз чыгу – сәламәтлек өчен куркыныч.

– Татар эстрадасында дусларыгыз бармы?

– Әлбәттә, бар. Бүгенге концертымда дустым Илгиз Шәйхразиев булды. Шулай ук без Филүс Каһиров белән бик дус, курсташым Артур Исламов, Эльза Исламова. Без бер-беребезне яратабыз, терәк булып торабыз.

– Эстрададан кемнәрне тыңлыйсыз? Кемнәргә тиңләшәсегез килә?

– Җырлау ягыннан, миңа Филүс Каһировның репертуарын туплавы ошый. Ә шоу ягыннан мин беркемне әйтә алмыйм, чөнки мин, яшь әни булгач, үземнең концертларыма гына йөри алам (көлә). Тик коллегаларымның концертларына йөрергә тырышачакмын инде. Социаль челтәрләрдән карап барам аларны, мисал өчен, Фирдүс Тямаевның энергетикасы нинди көчле. Мин һәр артистның «изюминкасын» күрә беләм һәм алардан үрнәк алам.

– Яшь альтернативщиклар иҗаты белән танышып барасызмы? Кемнәрне тыңлаганыгыз бар?

– Замананың шундый тиз баруына кайвакыт гаҗәпләнеп калам. Альтернативщиклардан мин Гауга, Усалны беләм.

– Ничек уйлыйсыз, татар эстрадасына нәрсә җитми?

– Бик кызыклы сорау. Миңа калса, эстрадага түгел, ә тамашачыга төрлелек җитми, тик баланс та булырга тиеш инде. Минем аудиториям күп түгел, чөнки музыканы төрле жанрларда тыңлый торган тамашачы бик әз. Бер жанрдан икенче жанрга күчү – вокалистка гына түгел, ә тамашачыга, кабул итәргә катлаулы. Тик, миңа калса, нәкъ шушындый артистлар Татарстанда нинди җырчылар бар икәнен күрсәтә. Мин бик шатмын минем концертыма коллегалар килгәненә, алардан күп җылы сүзләр килә, алар минем белән илһамланалар. Хәзер тере тавышка җырлау – ул нормаль күренеш бит. Кайсыдыр җырыңны фонограммага җырласаң, тамашачы аны шунда ук сизеп ала. Шуңа күрә тере тавышка, уен коралларына игътибар бирәләр. Игътибар иткәнегез булса, хәзер бит «топ»та булган җырчылар концертларын үзләре алып баралар. Шундый төрлелек кешегә кирәк.

– Кайсы телдә җырларга күбрәк ошый?

– Татар теле – анам теле. Ул миннән башка төрле яңгырый да, ул шундый ДНК-код. Мин татар телендә яхшырак җырлыйм, дип әйтә алмыйм, чөнки бу телдә җырлаганда миннән башка энергия чыга. Тамашачы аны сизә, алардан сорарга кирәк. Рус телендә җырлау да миңа бик ошый, ул миңа килешә, һәм мин бу телдәге җырларны халыкка ничек тапшырырга кирәк икәнен беләм.

– Улыгызны татар теленә өйрәтәчәксезме?

– Әйе, мин аның белән гел татарча гына сөйләшәм. Минем бер атна буе графигым тыгыз иде, улым миңа моның өчен үпкәләде. Кайткач: «Әни, кит, ишек ач!» – диде. Шуңа, әйе, татар телен әйбәт аңлый, киләчәктә дә өйрәтәчәкмен, дия алам.

– Рәхмәт, Эльмира апа! Уңышлар сезгә!

(Кыскартып алынды)

Фирүзә Гыйниятова, Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев