Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

"Елга круизлары популяр булачак"

Туристлык бизнесы вәкилләре, авиасанкцияләр суда ял итүгә кызыксыну артуга китерәчәк, дип саный.


Европа һава юллары ябык булу һәм Россия авиакомпанияләренә карата санкцияләр шартларында, үзебездәге елга круизларына ихтыяҗ һичшиксез артачак.


Моның файдасына шул ук Төркиягә һәм Израильгә авиаочышларга бәяләр (Беларусь аша транзитны исәпкә алып) артуы, шулай ук Сочи һәм Кырымда ял итү бәясе бик нык үсүе дә эшли. Безнең «елгачыларга» бернинди санкцияләр дә янамый: судноларлар барысы да Россиянеке, өстәвенә, күпчелек өлеше - шәхси милекчеләрнеке. Хәер, казанлылар арасында андыйлар юк. Шәһәргә ике теплоходны чит компанияләр "бирә".


Татарстан туристлык агентлыклары ассоциациясе президенты Рамил Мифтахов төрле авиачикләүләр белән бәйле килеп туган вәзгыятьне исәпкә алып, илдә эчке елга туризмы үсеш алачак, дип ышана.


Төркиядә дә ял итү күтәрә алмаслык булачак. һәм елга круизларына бик зур ихтыяҗ туачак. Аларның потенциалы бик зур, - ди ул.

Бу сезонда теплоходларга юлламаларга бәяләр, фаразлар буенча, күтәрелергә тиеш: «15-20 процентка, чөнки хәзер азык-төлек продуктлары һәм ягулык кыйммәтләнә». Тәрҗиманов та моны күздә тота: «Безнең суднолар ничек йөзделәр, шулай йөзәчәкләр дә. Ә менә бәяләр, мөгаен, үсәр".


Тоткарлаучы факторлар турында сөйләгәндә, елга туризмын үстерүгә судноларның булмавы комачаулый, дип билгеләп үтәбез. Бездә теплоходлар да юк диярлек. Әлегә кулланыштагы, йөзә торганнары инде 90нчы елларда ук кешеләрне йөрткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев