Яшәеш
Электрон больничныйлар кайчан гамәлгә керә? (Сорау-җавап)
Больничныйларны электрон формада бирү турында закон кертелүе турында ишеттек. Бу дөресме?
Вәсилә Шәкүрова.
- «Россия Федерациясендә гражданнар сәламәтлеген саклау нигезләре турында»гы федераль закон нигезендә пациентның язма рөхсәте белән вакытлыча эшкә сәләтсезлек кәгазен электрон формада бирү мөмкинлеге карала, - дип җавап бирде Яшел Үзән прокурорының өлкән ярдәмчесе Максим Мөхәммәдиев. - Электрон больничный автоматлаштырылган информацион системада (АИС) ясалып, аңа медицина хезмәткәренең һәм медицина оешмасының көчәйтелгән имзасы куелачак һәм ул кәгазь больничный кебек үк юридик көчкә ия булачак.
Бу закон 2017 елның 1 июленнән гамәлгә кертелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев