Электр энергиясен кулланучылар игътибарына!
Безнең тормышыбызны электр энергиясен кулланудан башка күз алдына да китерү мөмкин түгел. Электр уты белән тәэмин итү ул бик күп кешеләрнең хезмәте булып тора һәм һәр йортка ут килеп торсын өчен зур чыгымнар тотарга туры килә.
Электр тогы яшәешебез өчен зарури булса да, аның шактый куркыныч яклары да бар. Ләкин билгеле бер кагыйдәләрне үтәгәндә, электр приборлары белән эшләү куркыныч тудырмый.
Электр счетчигының төзек булмавы турында энергия белән тәэмин итү оешмасына кичекмәстән хәбәр итәргә һәм аны вакытында алыштырырга кирәк. Шуны да онытмагыз, закон нигезендә дәүләт тикшерүе вакыты гамәлдән чыккан электр счетчиклары күрсәткечләре буенча исәп-хисап ясау тыела, аларны алмаштырырга кирәк. Шуңа күрә, хөрмәтле абонентлар, мондый исәпләү приборларын алмаштыру кирәклеге турында «Челтәр компаниясе» ААҖ контролерлары уведомление китерсәләр, аны игътибарсыз калдырмагыз.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2012 елның 4 маенда кабул ителгән «Электр энергиясен ваклап сату базары эше, электр энергиясен куллану режимын тулысынча һәм (яки) өлешчә чикләү турында»гы 442нче Карарының 144, 147 маддәләре нигезендә, хуҗалыктагы исәпләү приборларын «Челтәр компаниясе» ААҖ белән абонент арасындагы чиккә урнаштырырга кирәк. Гадәти телдә әйтсәк, прибор электр энергиясе баганасына куелырга тиеш. Болай эшләү, беренче чиратта, янгын куркынычсызлыгын арттыра, хәтта бу очракта абонентларның милкен, сәламәтлеген саклап калуда да мөһим фактор була ала. Икенчедән, район электр челтәре хезмәткәрләре-контролерларга да, йорт хуҗаларына уңайсызлык тудырмыйча, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында электр исәпләгечләреннән контроль мәгълүмат алу мөмкинлеге бирә.
Тышкы якта урнаштырылган счетчикларның күрсәткечләрен кулланучыларны борчымыйча гына карау өчен доверенностьлар төзелә. Электр энергиясен кулланучыларга бу доверенностьлардан куркырга кирәкми, ул бары тик кулланучы белән электр челтәре арасындагы килешү генә. Бу доверенностьлар контролерларга бердәнбер хокук бирә – ул электр энергиясе счетчикларының күрсәткечләрен хуҗасыз карап, ведомостька кертү.
Абонентлар электр энергиясен куллану режимын сакларга, үз карамагындагы энергия челтәрләреннән сакчыл файдаланырга һәм үзе куллана торган приборларның, җиһазларның төзеклеген тикшереп торырга, шулай ук электр утыннан файдаланганда янгын, авария килеп чыкканда яки приборларның төзексезлеге һәм башкалар турында энергия белән тәэмин итеп торучы оешмага хәбәр итәргә бурычлы. РФ Хөкүмәтенең 2012 елның 4 маенда расланган электр энергиясен сату турындагы карарында кулланучыларның энергияне кабул итү, электр энергиясе җитештерүче челтәр оешмаларын исәпләү приборлары һәм ул җиһазларның эшләвен тәэмин итү бурычы энергияне кабул итүче җиһаз хуҗасына йөкләнә.
Килешү төземи торып яңа объектка электр кертү дә куелган барлык таләпләрне бозу булып санала. Моның өчен бик зур җаваплылык каралган. Күңелсез хәлләр килеп чыкмасын дисәгез, берәр төрле объект төзүчеләр яки аны төзүне планлаштыручылар җиң сызганып эшкә керешер алдыннан энергия кабул итү җайланмаларын технологик тоташтыру өчен (торак йортка, гараж, кибет һ.б.) «Челтәр компаниясе» җәмгыятенең территориаль подразделениесенә яки «Челтәр компаниясе» җәмгыятенең кулланучыларга хезмәт күрсәтү үзәгенә гариза язып китерергә яки «Челтәр компаниясе» җәмгыяте сайты адресының www.gridcom-rt.ru «Клиентам – Личный кабинет потребителя» бүлегенә гариза тапшырырга тиеш.
Тормышның нык алга китүенә карамастан, күп кенә кешеләр электр энергиясен куллануга кагылган законнарны белеп бетерми. Ә икенчеләре электр энергиясен кулланганда экономия ясарга мөмкин дигән фикердә.Ут чыбыклары һәм электр счетчиклары белән законсыз рәвештә куллануны күп кенә гражданнар җитди закон бозуга санамыйлар. Әмма мондый эшләр күңелсез хәлләргә китерергә мәмкин.
2017 елның 1 гыйнварыннан Хөкүмәтнең 26.12.2016 ел, 1498 санлы Карары нигезендә электр энергиясен исәпсез һәм килешүләрсез кулланган өчен санкцияләр көчәйтелде. Электр исәпләгече эшенә санкцияләнмәгән тыкшыну фактын тапкан очракта, шулай ук исәпкә алу приборына теләсә нинди зыян салганда кулланучы электр энергиясенең күләмен гамәлдәге законның ун тапкыр арттырылган күләмендә түләячәк.
Исәп-хисап ясау чоры счетчикны моңа кадәр тикшергән вакыттан алып башлана. Коэффициентны 10 га күтәрүне исәпкә алып, норматив буенча исәпләү кулланучы исәпкә алу системасын торгызганчыга кадәр үткәреләчәк.
Кызганычка каршы, контролерлар һәм электромонтер тарафыннан намуссыз кулланучыларның һәртөрле урлашу очраклары әледән-әле ачыкланып тора. Рөхсәтсез, үзбелдеге белән электр челтәренә тоташтырулар, куркыныч тудыручы «чыбыкны линиягә ыргытып» ялганулар, магнит куллану, дәүләт пломбасын кубарып, күрсәткечне артка чигерү, договор төземичә генә электр энергиясен законсыз куллану һәм башка төрле урлашулар еш очрый.
Беркем өчен дә сер түгел, электр энергиясен урлау ысулларының иң таралганнарыннан берсе – электр энергиясен исәпкә алу приборларына йогынты ясау өчен куәтле магнитлар куллану. Электр энергиясен урлауның шундый фактлары белән көрәшүнең нәтиҗәле ысулы – исәпкә алу приборларына магнитка каршы тасмалар урнаштыру. Билгенең эшләү принцибы гади: ул исәпкә алу приборы корпусы элементына магнит кыры тәэсире исәпкә алу приборы күрсәткечләрен бозуга китерергә мөмкин булган ноктага куела.
Магнитка каршы пломбаның төп элементы – магнит кыры тәэсирендә бозыла торган химик элемент салынган капсуланы визуаль контроль вакытында бик җиңел күреп була. Билгеләр индукцион исәпләгечләрдә дә, шулай ук электрон исәпләгечләрдә дә файдаланыла.
Хөрмәтле электр энергиясен кулланучылар!
Утка азрак түлибез дип төрле юллар белән ут урлау, төрле җайланмалар ярдәмендә электр счетчикларына йогынты ясап, аның күрсәткечләрен киметү шактый кыйммәткә төшә. Ут урлаган өчен түләү күләме электр счетчигы буенча тотылган электр энергиясе бәясеннән күпкә югары. Аннан тыш район электр челтәре хезмәткәрләре ут урлаган кулланучы турындагы мәгълуматны полиция хезмәткәрләренә дә җиткерергә хокуклы. Бу очракта полиция хезмәткәрләре ут урлаучыга беркетмә төзергә тиеш була, ул п.7.19 КоАП РФ буенча төзелә. Шуның нигезендә ут урлаучы административ жаваплылыкка тартыла һәм 10 000-15 000 сумга кадәр өстәмә штраф түләячәк. Намуслы булыйк, электр энергиясен урлауга юл куймыйк!
«Челтәр компаниясе»
ААҖ Идел буе бүлемтәсе»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев