Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бохара питомнигында дару ясау өчен еланнарны тоталар

Күптән түгел миңа Үзбәкстанның Бохара шәһәренә барырга туры килде һәм аның үзенчәлегенә тагын бер тапкыр инанып кайттым.

Аны юкка гына әкият-шәһәр, бөек шәһәр, кунакчыл Бохара дип атамыйлар. Ул Урта гасырлардан ук билгеле булган борынгы шәһәрләрнең берсе. Территориясендә безнең эрага кадәр үк кешеләр яшәгән. Исеме дә үзгәреп торган: VII-VIII гасырларда «Пуха» дип йөрт­сәләр, соңрак – «Буха». Әлеге шәһәр аша бөек сәүдә юлы – «Ефәк юл» да узган.

1920 елның 2 сентябрендә, җирле коммунистлар соравы буенча, Төркестан фронты гаскәрләре катнашкан дүрт көнлек сугыштан соң, Михаил Фрунзе Владимир Ленинга телеграф аша: «Иске Бохара крепосте штурм белән алынды», – дип хәбәр итә. Һәм берничә көннән соң Бохара Халык Республикасы игълан ителә. Шәһәрнең тарихта яңа чоры башлана һәм 27 ел элек – 1997 елда үзенең 25 еллыгын билгеләп үтә.

Бохарада ветеринар табиб булып эшләгәндә мин хайваннарны дәвалаудан тыш, ит ларекларына да хезмәт күрсәттем. Сатучыларның санитар кенәгәләрен, ветеринар белешмәләрен тикшерә, иткә санитар экспертизалар ясый һәм тамга суга идем. Шулардан соң гына итне сатарга рөхсәт итәләр. Менә шул елларда ит сатучы Сөләйман Исмаилов ларегында, ветсанэкспертиза ясаганда, аның 10 яшьлек улы Семен килеп керде. Ул үзенең үсеп җиткәч елан питомнигы ачарга һәм мине шунда ветеринар табиб итеп алырга ниятләвен әйтеп, безне шаккатыр­ды. Әтисе көлде генә.

Еллар узды һәм без гаиләбез белән Россиягә – Яшел Үзәнгә күчендек. Һәм, очраклы рәвештә, Семенның хыялының тормышка ашуы турында ишетеп белдем. Чынлап та, Семен Бохарада елан питомнигы ачкан һәм быел миңа шунда булу бәхете тиде.

Семен Исмаилов Бохарада 1991 елда ит сатучы гаиләсендә туган. Өйләнгән, ике баласы бар. Семен сөйләгәнчә, тауларда әти-әнисе белән ял иткәндә, үзе янында ысылдап елан шуышканын күрә. Елан күз ачып йомганчы куаклар арасына кереп кача. Шуннан бирле ул еланнар өчен лаборатория һәм питомник ачу турында хыяллана. Ә 2007 елда агулы еланнар тотуга рөхсәт ала.

Питомник шәһәр читендә урнашкан. Ишегалдында алмагачлар, груша, инҗир, чикләвек агачлары үсә. Анда бик чиста, әмма үзенчәлекле бер исе бар.

Коридорда «Агулы еланнарны карау буенча куркынычсызлык кагыйдәләре» дигән плакат эленгән. Килүчеләргә реклама белешмәлекләре дә таратыла. Бинада һәр токымга бүлмәләр аерым урнашкан, әйтик: Урта Азия агулы кобрасы, гюрза, ком эфасы, питоннар өчен.

Семен һәр елан һәм аларның күпме агу бирүләре турында зур горурлык белән сөйли. Иң кыйм­мәтле агу гюрза белән питонныкы икән. Питомникта барлыгы 60 баш агулы елан исәпләнә. Ком эфасы еланының ничек тиресен салуын да күрә алдык. Аның шул кипкән тиресен сораучылар да бар икән. Алар гаиләгә бәхет китерә, күз тиюләрдән саклый имеш. Дөрес­терме, анысын төгәл генә әйтә алмыйм.

Еланнарны, нигездә, агу җыю, дару ясау өчен тоталар. Лабораториядә совет заманы җиһазлары тора, монда төрле кремнар, бальзамнар ясала.
«Петри чашкасы»нда кобра белән гюрзаның киптерелгән агуын күрсәттеләр. Агуга каршы чара да бар: ампулаларда гюрза һәм кобра сывороткалары. Каракурт үрмәкүче тешләвеннән дә сыворотка бар.

«Сезнең яраткан еланыгыз бармы?» – дип сорагач, Семен: «Әйе бар, ул – минем хатын», – дип шаяртса да, яратканнары юк, чөнки барысы да агулы, диде.
Соңыннан без аның белән бер-беребезгә матур теләкләр, авыр хезмәтендә уңышлар теләп, аерылыштык. Әмма анда алган хисләрне Яшел Үзәнгә алып кайтып, сезнең белән дә уртаклашам. Әлбәттә, барып күрсәң, тагын да кызыграк.
 

Ринат Шәрипов,
Яшел Үзән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев