Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ел табиблары Яшел Үзән районында эшли

Узган ялда медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте.

Бу атнада исә, «Ел табибы-Ак чәчәкләр – 2023» 15нче рес­публика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Быелгы бәйгедә алты номинация тәкъдим ителгән иде.

 

«Ел табибы-Ак чәчәкләр» премиясен тапшырганда без тын алмыйча утырдык. Һәм менә җиңүчеләрне игълан итәләр... Безнең район өчен туктаусыз алкышлар... Шатлык һәм горурлык хисләре кичердек! –дип яза үзенең телеграм каналында район башлыгы Михаил Афанасьев.

 

«Иң яхшы беренчел звено табибы» номинациясендә Васильево бистәсеннән Николай Романов җиңү яулады. Ул 2017 елда Казан дәүләт медицина университетында максатчан укуын тәмамлый һәм «Авыл табибы» программасы буенча, Яшел Үзән район үзәк хас­таханәсендә участок табиб-педиатры булып эшкә кайта.
Табиб, күпчелеге шәхси сектор булган, мәйданы буенча иң зур педиатрия учас­токларының берсенә хезмәт күрсәтә. Яшь табибка халык белән эшләү җиңел булмый, әмма ул кечкенә пациентлар һәм аларның әти-әниләре белән уртак тел таба.
2020 елдан Николай Романов Васильево район хас­таханәсе поликлиникасының педиатрия бүлеге мөдире вазифасын башкара.

Ә Яшел Үзән район үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлеге акушеры Елена Родионова «Елның медицина хезмәткәре» номинациясендә җиңүчеләр өчлегенә керде. Аңа Татарстан Респуб­ликасы Рәисе Рөстәм Миңнехановтан махсус бүләк – автомобиль тапшырылды.


Горурланабыз һәм котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев