Эксперт: Хайваннарга җаваплы караш Конституциядә беркетелергә тиеш
Үсеп килүче яшь буынны хайваннарга гуманлы мөнәсәбәт формалаштырып тәрбияләргә мөмкин.
Яңартылган Конституциядә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең хайваннарга җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру бурычларын беркетү - бу дөрес юнәлештә бер адым, дип саный Казан мәчеләр кафесы директоры Ольга Александрова.
"Бу дөрес адым. Әмма иң мөһиме - хайваннарга мөнәсәбәтне җәза аша түгел, ә тәрбия аша үзгәртергә кирәк ", - дип билгеләде Александрова.
Аның сүзләренә караганда, үсеп килүче буынны тәрбияләү нәтиҗәсендә хайваннарга карата гуманлы мөнәсәбәт формалаштырырга мөмкин.
"Балалар хайваннар белән никадәр күбрәк аралаша, алар шулкадәр кешелеклерәк", - дип өстәде “котокафе” директоры.
Исегезгә төшерәбез, Төп законның 114 статьясына кертергә тәкъдим ителә торган төзәтмәләр нигезендә, РФ Хөкүмәте илнең уникаль табигый һәм биологик күптөрлелеген саклауга, җәмгыятьтә хайваннарга җаваплы мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев