Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эх, Яңа ел, яңа ел...

Яңа ел мәҗлесләре, сыгылып торган өстәлләрдәге бик күп тәмле һәм кызыктыргыч, ләкин күпчелек очракта зарарлы ризыклар, ашкайнату органнарына һәм бавырга гаять зур авырлык китерә.

Менә шундый берничә көнгә су зылган сыйланудан соң хәлләрне җиңеләйтү өчен берничә киңәш.

Бушану көннәре
3-5 көн җитә. Бу вакытта рационны җиңел ашлар, боткалар, яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр белән чикләргә кирәк, организм мөстәкыйль рәвештә процессларны җайга салсын. Ризык яңа әзерләнгән, җы лы булырга тиеш, тәмләткечләр һәм тозны бик аз кулланыгыз. Организмны чистарту өчен бик яхшы чара – солыдан, җиләк-җимештән, сөтле кесәл.

Мунча яки ванна
Организмнан җыелган алкоголь токсиннарының шактый өлешен чыгару өчен бик яхшы ысул. Мунча керү – милли менталитетка хас файдалы чара. Бу, шулай ук, бәйрәмнәрдә какшаган нерв системасын тынычландырачак, организм ны тирләргә һәм барлык кирәкмәгән нәрсәләрне чыгарырга мәҗбүр итәчәк.

Киңәш!
Әгәр дә мунча керергә мөмкинлек булмаса, диңгез тозы, ылыслы экстрактлар яки хуш исле майлар өстәп, кайнар булмаган ванна кабул итәргә мөмкин. Алар ярдәмендә алмашу процессларын оптимальләштерергә генә түгел, махмыр депрессиясеннән дә котылырга мөмкин.

Физик активлык
Күнегү залларына яки фитнес-үзәкләргә, бассейн га йөрүчеләр өчен, җиңел физик йөкләнешләр тәкъдим ителә. Иң мөһиме – авыр хәлгә сылтап калдыр маска һәм күнегүләрдән баш тартмаска. Планнарда андый нәрсә юк икән, үпкәләрне чистартып күбрәк кислород алу өчен, һич югы көнгә бер тапкыр булса да саф һавада йөреп керергә кирәк.

Күпләп су эчү
Су-тоз балансын торгызу өчен, бәйрәмнәрдән соң беренче көннәрдә сыек лык күбрәк эчәргә тәкъдим ителә. Болар – чиста су, газсыз минералка, эт борыны төнәтмәсе, яшелчә соклары, фиточәй, шикәрсез компотлар, морслар.

Йокы
Йокы һәм ял режимын нормальләштерү арыган тәнне тиз арада торгызыр га ярдәм итәчәк. Баш мие эшли башласын өчен, беренче көннәрдә төгәл билгеле бер вакытта, чиста урынга ятарга, 8-10 сәгать йокларга кирәк һәм ял итү үзенең файдалы эшен башкарыр.

Азыкның билгеле бер төрләре
Көчле махмыр вакытында организмнан токсиннарны тиз чыгару өчен түбәндәге продуктларны кулланырга тәкъдим ителә: сөт (майсызландырылмаган); коллагенлы ризыклар (кайнар шулпа); катлаулы углеводлар – карабодай яисә көрән дөге. Организмда аксым запасларын тулыландырырга каты итеп пешерелгән йомырка, кыздырылганы турында вакытлыча онытырга кирәк.

Белешмә өчен!
Организмны торгызу чорында бәрәңге, ак дөге, кыздыр ган ит, сарымсак һәм борщ турында онытырга кирәк. Витаминнарны беренче көнне яшелчә һәм җиләк-җимеш ләрдән алу яхшырак.

Дару чаралары
Күпләп эчүләрдән соң ашказанын чистарталар, каты кайнар чәй эчәләр, саф һавада йөриләр. Кайвакыт бу гади чаралар нәтиҗә бирми – күңел болганудан котылырга ашкайнату трактын тиз генә төзәтергә ярдәм итә торган прокинетиклар, абсорбентлар бар, авыртуны баса торган, әмма анальгетик (аспирин яки парацетамол) түгел. Махмыр нәтиҗәләрен бетерүче махсус препаратлар да бар.

Релаксация
Бу йога, сулыш гимнас тикасы яки көч күнегүләре генә түгел. Психологлар телевизордан баш тартырга, ялгызлыкта булырга, йомшак музыка тыңларга, яхшы китап укырга киңәш итә.

Процессны яңадан башлап җибәрү
Мәҗлесләр беткәннән соң бер көн үткәч, ашкайнату процессларын чиста биттән эшләтеп җибәрү өчен, бер кашык зәйтүн яки җитен мае кабарга мөмкин. Беренче көннән лимон согын кушып, бер стакан җылы су эчәргә киңәш итәләр. Бу бөтен организмга уңай тәэсир итә, бүлеп чыгару сис темасының эшен оптимальләштерә һәм халәтне яхшырта.

Эчемлек һәм ризыкларны күңелле бәйрәмнәрдән соң авырып ятмаслык кына кулланырга тырышыгыз. Матур бәйрәмнең ямен җибәрмик, аннан бары тик күңелле хатирәләр генә калсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев