Эх, тәмле соң ухасы!
Әйшәдә 18 март, якшәмбе көнне уха фестивале булды.
«Иң шәп кулинар» исеменә лаек булу өчен Тәлгать Шәйдуллин, Зөфәр Гайфетдинов һәм Елена Колчина көрәште. Уханы ике төрле балык – сазан һәм форельдән пешерделәр. Фестиваль бик җылы атмосферада узды, авыл скверына тамаша карарга балалы гаиләләр, олылар да һәм яшьләр дә килде.
Килгән кунаклар яңа пешкән балык ашы белән күңелләре булганчы сыйланды һәм һәр конкурсантка югары бәя бирде. Тик бәйге бәйге инде ул, шуңа күрә бик күп тавыш җыеп, Әйшәдә яшәүче Зөфәр Гайфетдинов җиңүче дип танылды. Фестивальнең барлык катнашучыларына Әйшә авыл җирлеге башлыгы Радик Галәвиев кыйммәтле бүләкләр тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев