Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Егетләребез ялга кайтты

Бу атнада Зеленодольск шәһәре хакимияте бинасында махсус хәрби операциядә катнашучылар район башлыгы белән очрашты.

Михаил Афанасьев Ватаныбыз чикләрен батырларча саклаучы ике яшел үзәнле белән аралашты. Аларның үтенечләре тыңланды һәм тәкъдимнәре турында фикер алыштылар.

Коллегалар, мин әйткәнне көтеп тормагыз, бүгенге көндә хәрби операция­дә булган егетләребезгә һәм гаиләләренә булышырга кирәк, – диде район җитәкчесе җаваплы затларга мөрәҗәгать итеп. – Алар безгә үтенечләре белән килергә тиеш түгел, ә без аларны эзләп табарга һәм барлык мәсьәләләрдә дә үз ярдәмебезне тәкъдим итәргә тиеш. Бу хәзер бик мөһим.

Шулай ук Михаил Афанасьев хәрбиләрнең барлык ихтыяҗлары сыйфатлы үтәлсен өчен йөкләмә бирде: «Әгәр итекләр җыя­быз икән, андый-мондыен түгел, ә иң яхшыларын алырга кирәк», – дип өстәде башлык.

Белешмә өчен: Яшел Үзән районыннан 238 кеше мобилизацияләнгән һәм 100дән артыгы контракт буенча хезмәт итә. Ай саен алар саны арта бара. Августта гына да контрактка 24 кеше кул куйган. Бүген Яшел Үзән районында 9 сугышчы ялга кайтты.
Махсус оештырсаң да, болай килеп чыкмас: беренче көннән үк илебезне якларга китүчеләр арасында булган Норлат егете Ленар Абзаловны видеога төшергән идек, Аллаһка шөкер, нәкъ бер ел үткәч кабат очраштык. Икенче тапкыр ялга кайтуы икән. Бу егет таныш бугай, дип, үзенә карап торгач та, Ленар:

– Әйе инде, әйе, мине озатып калган идегез теге вакыт, – дип елмаеп җибәрде.

Үзебез дә, туган кешене очраткандай, кочаклап алырга әзер идек. Очрашу беткәч, Ленар Абзалов белән әңгәмә кордык. Язманы киләсе санда укый аласыз. 

https://heroes-tatarstan.ru./

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев