Егет булсаң - ут бул!
5нче гимназиядә «Татар егете – 2024» бәйгесе узды.
Талантның бер өлеше тумыштан,
Тугыз өлеше тырышлыктан.
Йөзнең күрке – күз,
Уйның күрке – тел,
Телнең күрке – сүз.
(Татар халык мәкальләре)
Татар егете... Нинди тирән мәгънә салынган бу сүзләргә. Алар – татар халкының йөзек кашы, намусы, милләтебезнең дәвамчылары һәм саклаучылары. Яшел Үзәннең 5нче гимназиясендә егетләребезнең милли йөзен саклап калу, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны кире кайтару, телебезгә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру, балаларыбызны иманлы итеп тәрбияләү, гаиләләрдә халкыбызның асыл сыйфатларын күрсәтү максатыннан, төбәкара «Татар егете – 2024» бәйгесе узды. Чарада Яшел Үзән шәһәре һәм районнарыннан – 12, Медицина көллиятеннән – 1, Курган өлкәсе Шадрин районы Йолдыз авылы мәктәбеннән 1 егет читтән торып катнашты.
Күптәннән урнашкан гадәт буенча, ярыш «визитка»дан башланды. Катнашучыларның һәркайсы кыска гына вакыт эчендә презентация ярдәмендә үзләре белән таныштырды. Егетләрнең барысы да туган телләрендә саф татарча, матур итеп уй-фикерләре, киләчәккә планнары белән бүлеште, һәрберсенең файдалы һәм кызыклы мавыгуы булуы ачыкланды. Миллилеккә заман сулышы өстәп, кайбер катнашучылар башкалардан аерылып та торды.
Бәйгенең икенче өлеше интеллектуаль борылыш алды. Укучылар зирәклеккә имтихан тотты. Бу бүлектә алар жюри әгъзаларының татар халкының милли бәйрәмнәре, гореф-гадәтләренә һәм йола-уеннарына багышланган сорауларына җавап бирде. Афәрин, егетләр сынатмады!
Шулай бәйгебез алга таба дәвам итте һәм «Оста куллар» дип аталган номинациягә чират җитте. Шәхсән мин үзем, барыннан да бигрәк, ярышның нәкъ менә шушы өлешен көттем. «Оста куллар»ның максаты – егетләрнең иҗат, кул эшләнмәләре һәм милли ризыклар әзерләү ягыннан да осталыкларын сынау. Әйе, әйе, дөрес укыдыгыз, асыл егетләребез пешеренергә дә һәвәс икән. Жюри өстәлендә татар халкының иң затлы ризыгы, табын күрке – бәлеш, тәмле «Зебра» пирогы, авыз суларын китерә торган кайнар пилмәннәр үз урынын алды. Агачтан ясалган кул эшләнмәләре – җимлекләр, гаилә агачы, мәчет, яндыру ысулы кулланып төшерелгән рәсемнәр, картоннан эшләнгән зур гитара да залдагыларны таң калдырды, аларга сокланмый мөмкин түгел иде.
Иҗади бүлектә егетләр өздереп гармун уйнады, күңелләргә үтеп керерлек итеп җырлады, сәхнәне дер китереп биеде һәм күзләрне яшьләнергә мәҗбүр итеп, шигырь сөйләде.
Һәм, ниһаять, нәтиҗәләр белән танышырга да вакыт килеп җитте. Мәртәбәле жюри – Яшел Үзән шәһәре 5нче гимназия директоры Гүзәлия Нуриева, «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе Гөлинә Саттарова, Бөтенроссия һәм республика лауреаты, «Русь» халык вокаль ансамбле һәм «Йолдызым» татар ансамбле җитәкчесе, музыка мәктәбе укытучысы Йолдыз Шәмгунова, Татар конгрессының Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе Гөлнур Зыятдинова, районыбызның Үзәкләштерелгән китапханә системасы җитәкчесе Светлана Ульданова-Баязитова, Идел аръягының Үзәкләштерелгән клуб системасы директоры Рамил Гобәйдуллин, Яшел Үзән шәһәре «Ак калфак» бүлекчәсе әгъзасы, «Антошки» балалар бакчасының элеккеге җитәкчесе Ризидә Гайнуллина урыннарны түбәндәгечә билгеләде:
Данчин Камал – Гран-при (5нче гимназиянең 7нче сыйныф укучысы);
Газиев Данияр – I урын (Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясенең 5нче сыйныф укучысы);
Гыйниятуллин Илназ – I урын (4нче мәктәпнең 8нче сыйныф укучысы);
Хөсәенов Илгизәр – I урын (Яшел Үзәннең Медицина көллияте студенты);
Хәлиуллин Раил – I урын (Курган өлкәсе Шадрин районы Йолдыз авылы мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы);
Җиһаншин Рүзәл – II урын (18нче лицейның 5нче сыйныф укучысы);
Мөхетдинов Әмир – II урын (5нче гимназиянең 5нче сыйныф укучысы);
Кәбиров Нияз – II урын (Мулла Иле мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы);
Гайфуллин Булат – II урын (Осиново мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы);
Бакиров Рәсим – II урын (Бишнә мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы);
Байбалаев Әмир – III урын (3нче Васильево мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы);
Хәмәтҗанов Илназ – III урын (Әйшә мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы);
Садриев Имиль – III урын (Норлат мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы);
Хәялиев Илсаф – III урын (18нче лицейның 9нчы сыйныф укучысы).
Барлык катнашучылар да истәлекле бүләкләргә һәм дипломнарга ия булды.
Йомгаклап, шуны әйтәсем килә: һәрберебез үз җирлегебездә барлыкка килгән һәм буыннан-буынга күчә торган гореф-гадәтләрне, яшәү рәвешен, үз-үзебезне тоту кагыйдәләрен, карашлар һәм зәвыкларыбызны сакларга омтылырга тиеш. Аларны халык белә, хөрмәт итә икән – милләт яши, милләт яшәгәч, тел яши, ягъни тормыш дәвам итә. Ә бәйгедә катнашкан татар рухлы егетләребезнең халкыбызның ышанычлы дәвамчылары булачагына шигебез юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев