ЕГАИСны алдыйм димә
ТР Дәүләт алкоголь иснпекциясенең Яшел Үзән территориаль органына Яшел Үзән районының "Атлашкино-1" бакчачылык ширкәтендә Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасына (алга таба - ЕГАИС) кертелмәгән алкоголь эчемлекләр сатылу турында хәбәр килеп иреште.
Территориаль орган хезмәткәрләре кибеткә барып тикшерде һәм шул билгеле булды: кибеттә, чыннан да, исерткеч эчемлек аның рәсми төстә җитештерелүен билгеләүче тиешле документларсыз сатыла. Алкоголь прордукциясе сатудан алынды. Шулай итеп, шәхси эшмәкәргә карата Россия Федерацияснең административ хокук бозулар турында Кодексның 14.9 маддәсе һәм 14.16 маддәсенең 2нче өлеше буенча административ тикшерү эшләре башланды.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль бүлеге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев