Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән!

Хөрмәтле Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Ихлас күңелдән сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. 

Сезнең көндәлек хезмәтегез гаять зур тәвәккәллек, җаваплылык сорый, шактый күп көч һәм энергия чыгымнары таләп итә. Шәһәребездә һәм районыбызда яшәүчеләрнең тынычлыгы, иминлеге хакына сез еш кына шәхси вакытыгыз белән исәпләшмисез, ару-талуны белмичә мөһим объектларны саклыйсыз, җинаятьләрне ачу өстендә эшлисез, юлларда тәртип һәм иминлек сагында торасыз.

Эчке эшләр органнарының барлык бүлекчәләрендә хезмәт куючыларга җиңел булмаган, куркыныч хезмәтләрендә уңышлар, ныклы сәламәтлек, рух ныклыгы теләп калабыз.

Үзегезгә һәм якыннарыгызга тыныч күк йөзе, хәерле-имин гомерләр насыйп булсын! Бәйрәмегез белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев