Газетабызның «Күңелемдәгесен әйтәм» сәхифәсен укучыларыбыз аеруча ярата.
Укырга да, күңелен тырнап торган фикер-гозерләрен, теләк-тәкъдимнәрен шалтыратып җиткерергә дә.
Соңгы арада Мулла Иле халкыннан ризасызлык белдергән хәбәрләр еш килә башлады. Авыл халкы эчә торган суының тәмсез булуыннан зарлана. Авылда яшәүчеләрне шифалы, чиста су гына кулланалар дип күз алдына китерәсе килә дә бит. Шәһәрдә ул, аеруча Казанга барсаң, чәй эчкәндә иң әүвәл авызга хлор тәме сизелә. Калада яшәүчеләр моңа үзләре күнеккәндер дә инде. Тик менә авыл кешесенең сасы су эчүенә ышанасы килми. Ышанасы килмәсә дә, Мулла Илендә эчә торган су, чынлап та, тәмсез.
Алия Гаязова.
Тулырак - газетаның 77нче санында.
Автор фотолары.
Нет комментариев