Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе Айрат Ханбиков хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый

Хөрмәтле коллегалар!

Сезне һөнәри бәйрәмегез - Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлыйм.
Россиянең Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән бүлегендә хезмәт итүчеләргә һөнәрегезгә тугры калганыгыз, фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәтемне җиткерәм. Сез көнен һәм төнен хокук тәртибе сагында гражданнарның хокукын тәэмин итәсез, тыныч тормышын яклыйсыз. җиңел булмаган юл этапларын һәм авыр сынауларны узган безнең кадерле ветераннарыбызны ихлас күңелемнән котлыйм. Сезнең тәҗрибәгез, белемегез - бәяләп бетергесез, ә традицияләрне буыннан-буынга күчерү һәрвакытта да кадерләп сакланачак. Аеруча рәхмәтемне хезмәткәрләребезнең гаиләләренә һәм якыннарына белдерәсем килә. Сезнең аңлавыгыз, түземлегегез безнең гомуми җиңүләребездә зур һәм бәяләп бетергесез ярдәм булып тора. Барыгызга да уңышлар, бәхет һәм иминлек телим.
Айрат Ханбиков, Россиянең Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе, полиция полковнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев