Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең сентябрь аендагы мәгълүматларына карасаң, статистикасы уйландырырлык.
Сүзне иң авыр җинаятьләрдән башларга кирәк, әлбәттә инде, авырлык статусына карап. Бер үтерү факты булган.
Карамалы Тауда иске зират янында целлофанга төрелгән ир мәете табыла. Аның шулай ике атна яткан булуы ачыклана. Моргка җибәрәләр. Тикшерү барышында Овражная урамындагы йорт ишегалдында ике ир арасында ызгыш чыгып, элек хөкемдә булган 60 яшьлек ирнең 42 яшьлек ирне тимер таяк белән башына сугып үтергәнлеге ачыклана. Үтерүчене кулга алалар. Үтерәм дип суккандырмы, ялгыштырмы, анысын тикшерү ачыклар.
Хокук саклау органы хезмәткәрләре 2 тапкыр кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу очрагын теркәгән. Гоголь урамындагы йортта яшәүче элек хөкемдә булган беркайда да эшләмәүче 32 яшьлек ир белән Туктаров урамында яшәүче 37 яшьлек хатын бергә аракы эчеп утырганда, араларында ызгыш чыгып, хатын аны тиз арада салкын корал белән хәл иткән, ирнең корсагына пычак белән кереп чыккан. Эчкечелек менә нәрсәгә китергән.
Чапаев урамының 1нче йорты подъездында элек хөкемдә булган беркайда да эшләмәүче 25 яшьлек ике егет үз яшендәге егетнең 3500 сум акчасын талап алган.
Карамалы Тауның Юртов урамындагы кибеттә акча саклана торган тартмадан 63 яшьлек хатынны куркытып, Нижегородск өлкәсеннән килгән типсә тимер өзәрдәй ике ир 2 мең сум акча алган.
Шәһәрнең Комсомольская урамындагы кибеттән коньяк урлап беркайда да эшләмәүче элек хөкем ителгән 31 яшьлек ир, ә Гагарин урамындагы кибеттән ашамлыклар урлап элек хөкемдә булган 25 яшьлек егет тотылган.
Васильевоның К.Маркс урамында пенсионер әбинең ишеген ватып кереп, 1150 сум акчасын алып чыгып киткәннәр. Спортивная урамында бер фатирдан элек хөкемдә булган 41 яшьлек ир ачкыч яратып кереп кухня җиһазларын урлап чыккан.
Сентябрь аенда барлыгы 5 талау очрагы булып, шуларның 4се ачыкланган. 10 мошенниклык кылынган, әмма әлегә берсе дә ачылмаган. Банк картасыннан 3 урлау булган, 2сен ачыклаганнар. Предприятиеләрдән һәм оешмалардан 8 урлау булып, 1сендә гаеплеләр табылган.
Юл-транспорт вакыйгаларына да йомгак ясалган. 9 сентябрьдә Гоголь урамының 56нчы йорты каршында «ВАЗ-21100» автомобилен йөртүче 37 яшьлек ир җәяүлеләр чыга торган урында йөрү тизлеген киметмәгән һәм җәяүлеләргә юлдан чыгарга өстенлек бирмәгән. Нәтиҗәдә ике яшүсмерне бәрдергән. Аларның берсенең кул бармагы сынган, икенчесенең башы нык җәрәхәтләнеп кома хәлендә реанимациягә китерелгән. Машина йөртүчегә карата җинаять эше кузгатканнар.
ЮХИДИ линиясе буенча бер айда 1643 юл йөрү кагыйдәсе бозу факты теркәлгән. 35 машина йөртүчене исерек килеш тоткарлаганнар. Матди зыян китергән - 268, тән җәрәхәтләре белән - 12, үлемгә китергән 1 ДТП теркәлгән.
Инспекторлар атна саен балаларны махсус җайланмасыз йөртү очракларын ачыклау буенча профилактик рейдлар уздыра. Агымдагы елның 9 аенда шундый 381 хокук бозу очрагы теркәлгән инде.
Нет комментариев