Шуларның 23е - шәһәрдә. 11е районда булган. 18 җинаять ачылган, 17се - «кайнар эздән».
1 үтерү, 1 сәламәтлеккә авыр зыян салу факты. 23 урлау, 1 корал тартып алу, 1 мошенниклык булган.
- Озерная урамындагы бер кафеда ызгыш чыгу нәтиҗәсендә Протопоповка авылында яшәүче 42 яшьлек хатын 44 яшьлек хатынны башта кыйнаган, аннан соң күкрәгенә пычак кадаган.
- Ленин урамында 16 яшьлек яшүсмер 14 яшьлек яшүсмернең телефонын талап алган.
- Королев урамындагы кибеттән ашамлыклар урлап элек хөкемдә булган 29 яшьлек ир тоткарланган.
- «М-7» юлында «Сузуки» мотоциклын йөртүчене туктатканнар. Аңарда 2 патрон һәм наркотик матдә табылган.
- «М-7» юлында «Фольксваген» автомобилен йөртүчедә шулай ук наркотик матдә табылган.
Нет комментариев