Эчке эшләр бүлегендә 33 җинаять теркәлгән. Шуларның 21е – шәһәрдә, 12се районда булган
8 җинаять эше ачылган. 8е – «кайнар эздән». 1 тапкыр кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу, 1 көчләү, 3 талау, 18 урлау, 4 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 1 очрак теркәлгән.
Яшел Үзәннең К.Маркс урамында ике ир арасында ызгыш чыккан. Нәтиҗәдә, 32 яшьлек яшел үзәнле 29 яшьлек казанлыны кыйнаган, башын җәрәхәтләгән.
Карамалы Тауның Панфилов урамындагы йорттан 44 яшьлек ир 63 яшьлек ирнең телевизорын һәм санлы приставкасын талап алып чыккан.
Яшел үзәндә яшәүче 73 яшьлек ирнең банк картасыннан – 49462 сум, 43 яшьлек ирнең – 52489 сум, 51 яшьлек васильеволының – 44908 сум, 46 яшьлек яшел үзәнленең 23617 сум акчасы урланган.
Яшел үзәнле сайт аша квадроцикл сатып алмакчы булып, мошенниклар ятьмәсенә эләккән. Нәтиҗәдә 166 мең сум акчасын югалткан.
Кызыл Яр авылында бер пенсионерның ишек төбеннән «ВАЗ-21111» автомобилен урлап алып киткән булганнар. Берничә сәгать узгач, машина Васильевода табылган.
Королев урамында тоткарлаган вакытта 18 яшьлек яшел үзәнле сигарет тартмасына салынган наркотик матдәне ыргытып, җаваплылыктан котылмакчы булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев