Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эчке эшләр бүлегендә 28 җинаять теркәлгән

Шуларның 21е - шәһәрдә, 7се районда булган. 16 җинаять ачылган, 12се - «кайнар эздән».

- 1 кеше сәламәтлегенә зыян салу очрагы, 15 урлау, 2 транспорт чарасын урлау, 4 мошенниклык булган.
- Кече Кызыл урамындагы урманлыкта 54 яшьлек ир 33 яшьлек ирнең кулындагы балтаны таяк белән бәреп төшерәм дигәндә ялгыш ирнең башына суккан. Башы җәрәхәтләнгән зыян күрүчене дәваханәгә китергәннәр.
- Гоголь урамындагы кибеттән ашамлыклар урлап 21 яшьлек кыз тотылган.
- Карамалы Тауның Кочемировская урамыннан «ВАЗ-2107» автомобилен урлаганнар. Моны шушы бистәдә яшәүче һәм беркайда да эшләмәүче элек хөкем ителгән 32 яшьлек ир кылган.
- Яшел Үзәндә яшәүче 72 яшьлек ир мошенниклар исәбенә улын полициядән «коткарырга» дип 30 мең сум акча күчергән. Акча Самара өлкәсендәге абонентка күчкән.
- Яшел Үзәндә яшәүче 40 яшьлек ир картасыннан блокировкасын алдырту өчен мошенникларга 8 меңнән артык сум акчасын күчергән.
- Яшел Үзәндә ташландык ЖБИ заводы территориясендә торба эчендә кулдан ясалган ау мылтыгы табылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев