Эчке эшләр бүлеге җитәкчесе сорауларга җавап бирә
Узган һәр ярты ел нәтиҗәләре буенча РФ Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы бүлеге җитәкчесе, полиция полковнигы Айрат Ханбиков журналистлар белән матбугат конференциясендә полиция эшенә кагылышлы халык биргән сорауларга җавап бирә.
2016 ел эш нәтиҗәләре буенча сорауларны 15 гыйнварга кадәр редакциягә шалтыратып әйтергә була: 5-68-03, яисә электрон почтага җибәрергә: yashel_uzen@mail.ru
Матбугат конференциясе барышында без аларны Айрат Равиловичка бирәчәкбез, ә җаваплары газетада басылып чыгачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев