Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эчемлекне Казахстаннан ташыйлар

22 сентябрьдә Казан-Ульяновск юлында полиция хезмәткәрләре «ГАЗ-3010» автомобилен туктата.

Йөртүчесе Казан кешесе була.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль-инспекция бүлеге җитәкчесе Рифат Сөнгатуллин аңлатуынча, автотранспортны тикшерә башлыйлар. Аның кузовында Казахстан Респуб­ликасында җитештерелгән 2 тонна спиртлы эчемлек табыла. Шешәләргә 45 градуслы «Наполеон» азык-төлек өстәмәсе-ароматизаторы» дип язылган этикетка ябыштырылган була. Документлар буенча йөк Ульяновскидан Удмуртиягә барырга һәм Пермь өлкәсендәге территориядәге фирмага тапшырылырга тиеш булган.
Әлеге факт буенча Яшел Үзән территориаль органы административ эш кузгатып тикшерү алып бара. Тартып алынган продукция үрнәкләрен алар экспертизага җибәргәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев