Эчәк инфекциясе аркасында хәләл кафе эше туктатылды
***
Фото: Управление Роспотребнадзора по РТ
Казанның Мәскәү урамындагы "Bosphor" кафесында тукланган ике кеше эчәк инфекциясе йоктырган. Бу хакта Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тикшерү вакытында ведомство хезмәткәрләре кафеда гигиена әзерлеге, медицина тикшерүе һәм вакцинация үтмәгән хезмәткәрләрнең эшкә җибәрелүен ачыклаган. Әлеге учреждениедә һаваны дезинфекцияләү өчен бактерицид җиһазлар, юу һәм дезинфекцияләү чаралары да булмаган, ә дымлы җыештыру сыйфатсыз үткәрелгән.
Моннан тыш, әзер ризыкларда һәм юынтыларда эчәк таякчыгы табылган, бу ризыклар әзерләү технологиясе, шәхси гигиена кагыйдәләре, юу һәм дезинфекция режимы бозылуын раслый.
Юридик затларга карата административ хокук бозу турында беркетмәләр төзелгән. Суд кафе эшчәнлеген 60 тәүлеккә туктату турында карар кабул иткән.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев