Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Дәваханәләр яңара, ә табиблар җитешми

Кадрлар мәсьәләсе, әлбәттә инде, мөһим булып кала. Кызганычка, хезмәт кәрләр белән кормплектлану нибары 58 процент тәшкил итә.

Баш табиб кадрлар дефицитын тулыландыруның резервларын да атады. Монда да региональ программалар, грантлар ярдәмгә килә алачак. Шулай да, узган хисап чорында 3 табиб эшкә килгән. «Земский доктор» программасы буенча 1 табиб һәм фельдшер алынган. Шул ук вакытта Яшел Үзәннән 18 студентның КДМУда укуы билгеле. Әмма аларның алтысы гына район юнәлтүе буенча белем ала. Башкалары Яшел Үзәнгә кайтырмы-юкмы? Әлегә ышандырып әйтеп булмый.
(Ахыры. Башы 1нче биттә).
Кан тамырлары авырулары үзәгендә соңгы биш елда 741 кеше үлгән, шул исәптән 121е – 2021 елда.
– Узган ел сәламәтлек саклау өлкә се өчен катлаулы булса да, сез бурычыгызны лаеклы үтәдегез, – дип сүзен башлады Михаил Афанасьев. – Вакцинация буенча зур эш башкарылып, 93 мең кеше прививкаланды. Былтыр 2956 кеше үлеп, бу аннан алдагы елдан 280гә артык. Әлеге саннарга анализ ясап, чаралар күрүегезне сорыйм. Балалар поликлиникасы кыс ка срокларда файдалануга тапшыры лып, иң яңа медицина җиһазлары белән тәэмин ителде. Кан тамырлары үзәгендә ремонт эшләре бара (91,5 млн суммасында). 1нче поли к ли никада 14 млн суммасында түбәсе һәм фасады ремонтланачак. Быел Уразлы һәм Олы Ходяш авылларында ФАПлар төзү планлаштырыла. Ә Осиновода күп профильле заманча поликлиника төзелеше бара. Мирный микрорайонында халык саны артуга бәйле рәвештә поликлиника төзергә кирәк. Әмма дәваханәләрне никадәр генә ремонтлама, яңа объектлар төземә, аларны кадрлардан башка күз алдына китереп булмый. Белгечләр җәлеп итү буенча программалар без көткән нәтиҗәне бирми. Бу проблеманы бергәләп хәл итәргә туры киләчәк.
Төп мәсьәләләрне уртага салып чишү, әлбәттә, бик кирәкле эш. Әмма быелгы медсоветта министрлыктан бер вәкил дә булмау гаҗәпләндерде. Гадәттә, алар медицина торышына башка районнар белән чагыштырып нәтиҗә ясый, җитешсезлекләрне атый иде. Миңа калса, санкцияләр бу өлкәне дә читләтеп узмас. Нинди чаралар күрелер, дарулар белән тәэмин ителеш ничек булыр һәм башка сораулар күпләрне борчый дип беләм. Кайбер препаратларның даруханәләрдә кинәт юкка чыгуы билгеле. Калкансыман биз авыруыннан кулланыла торган даруларны таба алмыйча ярдәм сорап, хәтта безнең редакциягә дә керүчеләр булды. Ә табиблар андыйлар белән көн саен очраша. Ничек кенә булмасын, медицина хезмәткәрләренең үзләренә саулык-сәламәтлек телисе генә кала. Алар булмаса, нишләр идек?! Пандемиянең яңа дулкыннары гына янәдән килә күрмәсен дә, тормышыбызны катлау ландырмасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев