Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Дустымның ирен чак үземә алмадым

Сәлам, кызлар!

Үземнең юләрлекләрем турында сөйләргә булдым әле. Көлке дә, уңайсыз да, кызганыч та бер карасаң. Әмма, дөнья булгач, бары да була икән. Көнләшеп, ачудан яки усаллык белән кеше әллә нинди уйламаган адымга бара ала...

Дус кызым Айгөл дүрт ел инде Германиядә яши. Немец белән гаилә корды. Бу аның уйламаган-көтмәгәндә, мәзәк кенә килеп чыкты дисәң дә була. Ул Алман иленә юллама белән барды һәм әнисе, әле СССР заманнарында ук Германиягә китеп төпләнгән, мәктәптә бергә укыган иптәш хатынына күчтәнәч биреп җибәргән. Айгөл әлеге хатынның өен эзләп табып, кунакка барган. Хәзер фрау Гросска әверелгән (шундый фамилияле немецка тормышка чыккан булган) ханым аны бик җылы каршы алган. Алар сөйләшеп утырганда фрау­ның улы әнисе янына килгән һәм шул көннән Айгөл белән очраша башлаганнар, ахырда араларында мәхәббәт уты кабынган.

Озак та тормый егет иптәш кызымны үзе янына Германиягә яшәргә чакырды һәм тәкъдим ясады. Ул кечкенә генә бакчалы, өч бүлмәле иркен фатирда аерым яши һәм кәттә генә фирмада эшли. Айгөл башта беркайда да эшләмәде, бакчасында гөлләр үстерде, өйдә тәртип тотты һәм тырышып-тырмашып немец телен өйрәнде. Тора-бара аның тормышы җайланды, Россиядә югары белем алган дипломнарын Германиядә исбатлап, эшкә дә урнашты.

Бервакыт ул миңа шалтыратып, үзенең туган көненә чакыр­ды. Башта мин, вакытым да, аның кадәр акчам да юк дип, баш тарттым. Билет чыгымнарын Айгөл үз өстемә алам дигәч, кунакка барырга ризалаштым. Чынлап кына әйткәндә, мин җиңелрәк акыллы, өч ир алыштырдым, сөяркәләрем дә шактый булгалады. Германиягә баргач, тормыш­ларына бик тиз бәя бирдем һәм дус кызымның немец ирен үземнеке итәсем килде. Аның миңа шуның кадәр кирәге дә юк иде инде, тик Айгөлнең бәхете, мәхәббәте, романтика диңгезендә йөзүе ачуымны чыгарды.

Ире янында гел «сюсю-мусю» килеп, яратуын белгертеп тора, ә бу кыланмышлары аның минем алда әртисләнүе, үзенең бәхетле булуын миңа махсус күрсәтүе кебек тоелды. Бер көнне Айгөл эштә, ә ире минем белән генә өйдә туры килде. Мин ваннага кереп, сөлге алыр­га оныткан кыяфәт ясап, сөлге бирүен үтендем. Моңа шаккаттымы, юкмы – белмим, әмма сөлге алып килде. Сөлге тоткан кулын миңа ваннага сузганда, ишекне ачып, каршына шәрә килеш чыгып бастым.
Минем фигурам шәп, Айгөлнекенә караганда күпкә шәбрәк. Ирнең миңа сокланып каравын сиздем. Аңа таба бер-ике вак адым ясап...

 

Язманың дәвамын газетабызның 7 июль саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев