Дусларча талаган
31 яшьлек яшел үзәнле танышын бергә эчеп утырганда талаган.
- Дүрт кешедән (2 хатын-кыз һәм 2 ир кеше) торган компания Комаров урамында фатирда җыелган, - дип сөйли Яшел Үзән шәһәре прокуроры урынбасары Эдуад Миннегалиев. - бергә эчеп утырганда киштәдә «Sonу C 1905 Xperia M» маркалы кәрәзле телефон күрә һәм аны урлап алып чыгып китә. Бу смартфон хуҗаныкы була. Зыян суммасы - 8500 сум.
Хокук сакчылары каракны тиз таба. Җинаятьче үзенең гаебен таный, җинаять эше Яшел Үзән судына җибәрелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев