Дуслар
Гашыйклар көненә багышланган #яратканымбергенә хештегы астында узучы флешмобка нәтиҗәләр ясар чак җитте.
Тавыш бирү бик көчле барды, кызганычка каршы, шартларын дөрес үтәмәүчеләрне төшереп калдырырга да туры килде.
Ә хәзер җиңүчеләребезне билгелибез.
1 урын: 1669 тавыш Фәнис һәм Рәзинә Сәйфетдиновлар Мулла Иле
2 урын: 1410 тавыш Фәнис һәм Алсу Шәрәфетдиновлар Мулла Иле
3 урын: 1220 тавыш Ринат һәм Гөлсинә Нигъматуллиннар Яшел Үзән
Барлык катнашучыларга да рәхмәтебезне җиткерәбез, ә инде кемгәдер бу юлы бәхет елмаймаган икән, борчылыр урын юк, чөнки алда әле төрле ФЛЕШМОБЛАР күп булачак.
Бездән аерылмагыз!
Редакциябез әзерләгән бүләкләрне 20 гыйнвардан соң килеп алырга мөмкин. Элемтә өчен телефон: 5-68-03.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев