Дубровка бистәсендә беренче тапкыр фельдшер-акушерлык пункты ачылачак
«Дәвалау һәм актив тормыш» илкүләм проектының беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында модульле ФАП төзү Ореховка коттеджлар бистәсе территориясендә алып барыла.
Биредә медицина объекты төзелешенә 716 кВ.метр мәйданлы ике участок бүлеп бирелгән.
Дубровка һәм коттедж бистәсендә яшәүче халык саны 600дән артык. Хәзерге вакытта алар медицина ярдәме сорап Новопольск ФАПына мөрәҗәгать итә, аңа Казан-Яшел Үзән җанлы трассасы буенча 6 кмдан артык ара узарга кирәк.
Үзләренең пункты ачылганнан соң, халыкка медицина ярдәмен алу уңайлырак булачак. Бүгенге көндә төзүчеләр модульле ФАПның түбәсен япты. Эшләр дәвам итә.
ЗЦРБ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев