Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Дружинникларны эшләргә өйрәттеләр

Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге базасында ирекле халык дружинасы әгъзаларының методик сборлары булды. Анда шәһәр предприятиеләре һәм оешмаларыннан, «Форпост» һәм шәхси сак оешмаларыннан 75 дружинник катнашты.

Аларны сәламләү сүзләре белән район башлыгы Александр Тыгин һәм эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айрат Ханбиков чыгыш ясады. Алар дружинникларга актив ярдәмнәре өчен рәхмәт белдереп, 30 активистка Рәхмәт хатлары тапшырды. Шәхси сак предприятиеләреннән 10 хезмәткәргә юбилей медальләре, полициянең штаттан тыш хезмәткәрләренә кенәгәләр бирелде.
Полиция хезмәткәрләре административ законнарны өйрәнү, терактларны булдырмау, социаль мошенниклык профилактикасы буенча дәресләр дә уздырды. Ахырдан графикка ярашлы рәвештә дружинниклар патруль-пост хезмәткәрләре белән берлектә җәмәгать тәртибен саклауда катнашты.
Лилиана Куликова.
Белешмә өчен: агымдагы елда халык дружинниклары йөздән артык тапкыр шәһәр урамнарында кизү торды, бәйрәм вакытларында җәмәгать тәртибен саклауда актив катнашты. Алар катнашында 500дән артык административ хокук бозу очрагы ачыкланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев